+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 декабрь 2022, 05:20

Дамира Сәетова - халык артисты!

Кичә Уфа "Нур" татар дәүләт театры артисты Дамира Сәетова зур исемгә лаек булды.

Дамира Сәетова - халык артисты!Дамира Сәетова - халык артисты!
Дамира Сәетова - халык артисты!


Дамира Сәетова Илеш районының Торачы авылында туган. Җыр-моң яраткан гаиләдә туып-үскән кыз мәктәп елларында ук биергә, җырларга ярата. Бию сәнгатенә гашыйк Дамира Сәетова Башкорт аграр-технология көллиятенә данлыклы “Йәйгор” ансамблендә шөгыльләнер өчен укырга керә һәм тегүче һөнәрен дә үзләштерә.

Училищены кызыл дипломга тәмамлагач, Уфага югары белем алырга юллана. Ул БДУга укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Әмма Дамираны сәнгать үзенә ныграк тарта, һәм ул Уфа сәнгать институтының театр факультетына укырга керә. 2003 елда актерлык бүлеген тәмамлый һәм "Нур" театрына эшкә килә.

Дамира Сәетова - егермедән артык чагу, матур рольләр тудырган актриса. Ул, шулай ук, бик күп танылган хитлар белән тамашачы күңелен яулаган популяр җырчы да.

"Кызыл таң" гәзите хезмәткәрләре дә талантлы актрисаны зур, дәрәҗәле бүләк алуы белән ихлас котлый, аның киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яулавын тели!

Фото: teatrnur.rU

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас