+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 декабрь 2022, 10:10

Курчак театры үз ишекләрен кайчан ачар?

Курчак театрында реконструкция эшләре тулы көченә бара. Бу хакта Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә яза.

Курчак театры үз ишекләрен кайчан ачар?Курчак театры үз ишекләрен кайчан ачар?
Курчак театры үз ишекләрен кайчан ачар?


"Монда кырыгар ел эшләгән артистлар, моны күптән көттек, сәхнә һәм зал үзе заманча таләпләрдән калышты, диләр. Хәзер ул - Уфаның 450 еллыгына багышланган юбилей объектларының берсе, анда эшләр федераль һәм төбәк финанславы белән график буенча бара. Барысын да уйлап эшләп, 2024 елның язында тапшырырга уйлыйбыз. Проектта - иске театр бинасын масштаблы реконструкцияләү һәм 135 урынлык Кече зал, конференц-зал, репетицияләр өчен зал, остаханәләр, хезмәт бүлмәләре урнашачак 4 катлы янкорма . Иске бинада 300 урынлы зур зал булачак.

Бүгенгә бинаның иске өлешендә бизәкләү эшләре башланды. Төзүчеләр эчке инженерлык коммуникацияләрен урнаштыра, фасадны изоляцияли. Янкорма төзелешен тәмамладылар. Реконструкция дәвам иткәндә спектакльләр куюдан туктамаганнар, алар Опера һәм балет театрының кече залында, Уфа мәдәният йортларында бара. Труппа республика шәһәрләре һәм авыллары буйлап гастрольләрдә йөри.

Башкорт дәүләт курчак театры - «Зур гастрольләр» федераль программасында катнашучы, аның кысаларында быел яз Тыва курчак театры белән алмаш гастрольләр узды. Бәлки, барысы да белмидер, ләкин Башкорт курчак театры - Русиядә беренче милли курчак театры. Хәзер без аның иң матуры булырга омтылабыз", - дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас