Илсөя Бәдретдинова «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында катнашкан. Ул анда бик зур сере белән уртаклашкан.
«Лилия сөйлисе түгел нәрсәләрне дә сөйләтте. Аны хөрмәт иткәнгә, алдый алмадым», - дип яза ул социаль челтәрләрдәге битендә.
Алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыдан: «Авыруыгыз турында ишеттек. Бик катлаулы диагноз турында сүз бара дип беләм», - дип сораган.
«Лилия, мин синең бу сорауны бирәчәгеңне белдем, көттем. Яшерер нәрсәм юк - күптән түгел операция кичердем. Аңлаганнар аңларлар, бүгенге көндә мин гистология көтәм…»,- дип җавап биргән аңа җырчы.
Дуслары Илсөяне ничек тә юатырга тырышкан, җылы сүзләр язган.
Барысы да яхшы булыр, бирешмә, Илсөя!
Фото: интертат