+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 декабрь 2022, 11:05

Бер залда иң көчлеләр җыелачак

15-19 декабрьдә Уфаның Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә "XVIII халыкара алыш сәнгате форумы" узачак.

Бер залда иң көчлеләр җыелачакБер залда иң көчлеләр җыелачак
Бер залда иң көчлеләр җыелачак


"Халыкара алыш сәнгате форумы" проекты Русиядә киңкүләм спорт өлкәсендә зур масштаблы мультиспорт вакыйгаларының берсе булып тора.

Чара Русия Спорт министрлыгының бердәм календарь планына кертелгән һәм «Русия сугышчан сәнгать берлеге» патронажы астында төрле алыш төрләре буенча һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән берничә Бөтенрусия һәм Халыкара федерация катнашлыгында узачак.

16 декабрьдә форумны ачу тантанасы булачак, 17 декабрьдә спорт төрләре буенча финал ярышлары белән тамаша Гала-программасы узачак. «ICLAS-MMA», Fight show-"Combat Ring XXXV" халыкара көрәш лигасы эгидасы астында Гран-при форумның соңгы вакыйгасы булачак. Ул 18 декабрьдә Русия төбәкләренең һәм чит илләрнең титуллы сугышчылар катнашлыгында узачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас