Күз явын алырдай чәчәк гөлләмәләре, аларга кунган күбәләкләр, сусыл җимешләр – болар барысы да чигүле мендәр тышлары, алъяпкычлар, яулыкларга күчкән. Аларны күрүгә “ах” итәсең һәм моның чынлап та чигү икәнлегенә ышанасы килүдән, кул белән сыпырып карыйсың.
– Мин 1942 елда туганмын. Әтием сугышка киткәндә әнием йөкле булып калган. Мин туганчы әтием турында “хәбәрсез югалды” дигән хәбәр килгән була инде. Үз әтием назын күрмәсәм дә, үги әтием яхшы кеше булды. Әнием белән аларның янә 4 баласы туды. Бу бит сугыштан соңгы авыр еллар. Үзебезнең авыл мәктәбен тәмамлагач, укырга барасым бик тә килде. Әти белән әнигә җиңелрәк булсын өчен мине Авыргазы районының Толбазы авылында урнашкан балалар йортына урнаштыруны сорадым. Башта алар моңа риза булмады, соңрак күндердем. Минем әнием кебек укытучы буласым килә иде, – дип хатирәләргә бирелә Светлана апа.
Светлана Мансурова өчен балалар йорты хыялын тормышка ашыру юлының башы була. Югары уку йортына укырга керү өчен урыс телен яхшы белү таләп ителә. Ә менә Толбазы балалар йортында укыту урыс телендә алып барыла. Моңа өстәп, балалар караулы һәм көн дә җылы аш ашатыла. Тагын укучыларның буш вакытында төрле түгәрәкләрдә кул эшләренә дә өйрәтәләр.
– Мин чигү чигәргә, ыргак белән бәйләргә балалар йортында өйрәндем. Нәкъ шушы уку йорты язмышымда зур роль уйнады. Авыл мәктәбендә гел яхшы укысам да, анда баргач урыс телен дә белү кирәк иде. Әкренләп бөек Толстой телен өйрәндем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамактагы педагогия институтына укырга керергә теләдем, әмма конкурстан үтә алмадым.
Ходай бер ишекне япса, икенчесен ача, дигәннәре дөрестер. Укырга керә алмаганлыгыма кайгырып йөргән чагымда Мәскәү янындагы Озёры шәһәренә укучылар җыюларын ишеттем. Шунда барырга булдым. ФЗУны уңышлы тәмамладым һәм туку комбинатында эшли башладым, – дип искә ала Светлана апа.
Авыл баласы буларак, Светлана эштән куркып тормый. Моны җитәкчеләр күреп, аның разрядын күтәрә. Күңеле үскән кыз алдынгылыкны бирми. Күп тә үтми коммунистик хезмәт ударнигы була.
– Егерме яшемдә Коммунистлар партиясенә кабул ителдем. Без киләчәккә ышанып, дәртләнеп эшләдек һәм яшәдек. Бер минут вакытымны да әрәм итеп яшисе килми иде. Шуңа күрә дә шоферлар курсларында шөгыльләндем. Валентина Терешкова дөньяда беренче хатын-кыз космонавт булып космоска очкач, бик күпләр аның үрнәгендә авиамәктәпләрдә шөгыльләнә башлады. Мин дә алар сафында булдым. Берничә тапкыр парашюттан да сикердем. Кыскасы, яшь коммунистлар ничек актив тормыш алып барса, мин дә алар кебек идем. Эш хакым яхшы булгач, туганнарыма да ярдәм иттем. Ай саен почта аша икешәр посылка җибәреп тордым. Тормыш яхшы булса да, авылымны, туганнарымны сагындым, – ди Светлана апа.
Беренче мәхәббәтен дә туган ягында таба ул. Дүрт ел буена хатлар язышып торган авылдашына кияүгә чыга. Булачак ире аны эзләп Мәскәүгә килә. Ә инде Светлана туган ягына ялга кайткач, эшне озакка сузмыйча, гаилә коралар.
Кайчандыр укытучы булу теләге белән янган кыз хыялын тормышка ашырырга була. Уфадагы педагогия курсларына укырга керә һәм нәкъ чыгарылыш имтиханын тапшырганда кайчандыр үзе үтмәгән Стәрлетамак институтына укырга керергә чакыру ала. Шулай итеп, озакламый ул югары белемле укытучы була һәм 35 ел эшләп хаклы ялга чыга. Гади укытучыдан директор вазыйфасына кадәр күтәрелә, колхозның парторгы да була.
Светлана Мансурованың язмыш җилләре гел генә уңай якка исми. Ире белән биш ел бергә яшәгәннән соң, алар аерылыша. Светлана апа Олы Кәркәледә мәктәптә укыта. 3-4 ел эшләгәннән соң, язмыш аны Таҗикстанга алып китә.
– Анда узган елларны искә алсаң, кызык та, кызганыч та. Таҗик балаларына урыс теле һәм әдәбияты укыттым. Мин аларны бу телгә яхшы итеп өйрәтә алмасам да, алар миңа таҗик телен өйрәтте, – дип шаяртып сөйли ул хәзер.
Тормыш йомгагы әкренләп сүтелә бара. Светлана апа өчен әнисе дә борчыла. Аның яңадан кияүгә чыгып, тулы гаилә булып, бәхетле яшәвен тели. Светлана гына авызың бер пешсә, өреп кабарга кирәклеген инде яхшы белә. Кызына яхшы әти булырдай кеше очравына күңеле белән ышанса да, яңадан гаилә корырга ашыкмый. Баласы өчен борчылган әни кызын ахирәте яшәгән авылга кунакка җибәрә. Авыл гадәте буенча, кунакка кайткан кызларны егетләр бик тиз күреп алганлыгын ул яхшы белә. Шулай килеп тә чыга: кунак кызын кунак та итәләр, өмәләргә дә йөртәләр.
– Мине сынап, кулымнан эш киләме-юкмы икәнлекне тикшереп кенә бу авылга килен итеп төшерделәр, – дип сөйли җор сүзле әңгәмәдәшем.
Баязит авылының уңган егете Бориска кияүгә чыгып, бик матур гомер кичерә алар. Ике улга гомер бүләк итеп, беренче никахтан туган кызга да яхшы әти була ул. Кызганыч, 37 ел бергә тормыш иткәннән соң, Борис абый бакыйлыкка күчә. Бүген Светлана апа – 6 оныгы һәм 2 туруны өчен яраткан картәни.
– Яшьтән үк бәйләм энәсе кулымнан төшмәде. Мамык шәл бәйләү остасы да, тегүче дә булдым. Чигүне бигрәк тә яратып башкардым. Бу шөгыльдән әле дә аерылганым юк. Кичтән утырам да иртәнге дүрткә кадәр чигәм. Һәр оныгым туган саен тышлыгына чигү чигеп, аларга мендәр әзерләдем, – ди Светлана апа, аллы-гөлле чагу чәчәкләр чигелгән бихисап мендәрләргә күрсәтеп. – Безнең халыкта элек-электән чигүле пар мендәрләр булган бит. Алъяпкычларны да үзем тегәм, чигәм. Соңгы вакытта заказлар да күп килә. Авыл мәдәният йортында узган чараларга еш чакыралар, осталык дәресләре дә үткәрәм. Чигү тынычландыра, эшеңнең нәтиҗәсен күрү, кешеләрне шатландыру да күңелгә рәхәтлек бирә, – ди оста.
Сиксән яшьлек Светлана апа Мансурова йөрәк җылысын биреп тудырган матурлыкны кешеләр белән уртаклашып яшәүдән ямь таба. Уңган хуҗабикәнең йорты кунаклардан, балалар тавышыннан тынып тормый. Кешеләргә күрсәткән игелеге, кылган яхшылыклары үзенә уңай гамәл, бәхет булып кире кайта.
Зөһрә ИСЛАМОВА.