+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 декабрь 2022, 03:25

Фирдүс Тямаев: "Елама, әни..."

Әниләр елый... Соңгы вакытта бигрәк тә.

Фирдүс Тямаев: "Елама, әни..."Фирдүс Тямаев: "Елама, әни..."
Фирдүс Тямаев: "Елама, әни..."
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев төркеме егетләре махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләргә гуманитар ярдәм алып барган. Видеода җырчының әнисенең аларны елый-елый озатып калуы күренә.

Үзенең социаль челтәрләрендә Фирдүс болай дип язган:

«Елама әни. Синең догаларың белән юлга чыгабыз. Аллага шөкер, Украинада хезмәт иткән безнең егетләребезгә дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм илттек. Иң алгы рәтләрдә хезмәт иткән егетләребезнең кулларына, үз кулларыбыз белән илтеп тапшырдык. Бу ярдәмне җыярга булышкан, барлык Русия һәм Татарстан халкына тирән рәхмәтебезне белдерәбез».

Алар Луганск якларында булып кайткан. Афәрин, Фирдүс!

Фото: татар-информ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас