+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 Декабря 2022, 06:25

"Мега"да - Башкорт теле көне

14 декабрьдә 18:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр "Мега. Уфа" сәүдә үзәгендә Башкорт теле көнен бәйрәм итүгә багышланган концерт була.

"Мега"да - Башкорт теле көне"Мега"да - Башкорт теле көне
"Мега"да - Башкорт теле көне


Берничә сәгатькә «Мега» гигант башкорт әлифбасына әвереләчәк, анда популяр артистлар һәм музыкантлар остазлар ролендә чыгыш ясаячак һәм башкала халкына һәм кунакларына башкорт телендәге хәрефләрне һәм сүзләрне искә төшерергә һәм өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Программада Х. Әхмәтов исемендәге филармония артистлары катнаша. Азамат Тимеров, Римма Амангилдина, Сәйдә Ильясова, Алия Искужина, Артур Шәрипов, Дамир Таипов, «Тамыр» студиясе, Гөлшат Гыйрфанова, Айтуган Аеткулов, Ришат Рәхимов һәм башкалар үз чыгышларын бүләк итәчәк.
Өч сәгатьлек концерт программасында бүләкләр уйнату һәм интерактивлар, фотосессияләр һәм башка чаралар каралган.


фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас