Төп сессияләрдә Федерация Советы, Русия Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Русиянең федераль һәм төбәк музейлары, Башкортстанның дәүләт һәм муниципаль музейлары җитәкчеләре катнаша.
Проектның эшлекле программасы 8-9 декабрьгә планлаштырылган. Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында ике көн дәвамында проект-аналитик сессия, пленар утырыш, Башкортстан музейларын тәкъдир итү, әйдәп баручы музей белгечләре һәм туриндустрия вәкилләре катнашлыгында методик киңәшмә, "түгәрәк өстәл" узачак.
"Безнең өчен "Музей маршрутлары"н кабул итү - ул Башкортстанда соңгы елларда башкарылган эшләрне күрсәтү өчен зур дәрәҗә, җаваплылык һәм мөмкинлек. Без проектны республикабыз халкы өчен кызыклырак булырга мөмкинлек бирүче корал буларак күрәбез. Русиялеләрнең эчке туризмга карата кызыксынуы елдан-ел арта, бу музейлар алдына яңа бурычлар куя. Аларны хәл итүдә мөһим рольне «Русиянең музей маршрутлары» проекты уйный – ул мәдәни танып-белү туризмын үстерү өчен төрле институтларны җыйды", - дип билгеләп үтте Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова бүгенге пленар утырышта.
“Бүген "Русия музей маршрутлары" музей эше өлкәсендә министрлыкның әйдәп баручы проекты булды. Чаралар илебезнең музей җәмәгатьчелеге лидерларын берләштерә. Проект музейлар арасындагы хезмәттәшлеккә бик көчле этәргеч бирә, һәр дискуссия яңа уртак проектлар тудыра, гомумән алганда, тармакны үстерә" - диде Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Музейлар һәм тышкы элемтәләр департаменты директоры Павел Карташев.
"Русия музей маршрутлары" проектын 2021 елда эшләтеп җибәрделәр. Быел тематик чаралар Русиянең 12 төбәгендә уза.
Фото: Зөһрә Исламова.