+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 декабрь 2022, 13:30

Матурлык дөньяны коткарыр

Кичә Халыкара рәссам көне билгеләнде.

Матурлык дөньяны коткарырМатурлык дөньяны коткарыр
Матурлык дөньяны коткарыр


Кешенең иҗади чагылышы буларак сәнгать күп нәрсәне үз эченә ала. Ул тормыш матурлыгын яки әче чынбарлыкны сурәтли. Сәнгатьсез тарих та, мәдәният тә була алмый.

Рәссам һөнәре мең еллар элек – борынгы кешеләр мәгарә диварларында сурәтләр ясаганда ук барлыкка килгән дип санала. Борынгы Мисырда рәссамнарны бик хөрмәт итүләре билгеле. Алар ясаган рәсемнәр тылсымлы көчкә ия дип уйлаганнар. Урта гасырларда сәнгатьнең төп юнәлешләре булып изге сурәтләр, фрескалар һәм мозаика ясау тора. Яңарыш вакытында портрет жанры үсә, ул бүген дә актуальлеген югалтмый.
Халыкара рәссам көне ел саен 8 декабрьдә “Дөнья халыклары сәнгате” халыкара ассоциациясе башлангычы белән билгеләнә. Ул 1988 елдан алып үткәрелә. Аны оештыручы булып күренекле сәнгать эшлеклесе, рәссам һәм язучы Н. Корнилов тора. Ул – рәсем сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән сәнгать эшлеклесе, рәссам һәм язучы. Ул озак еллар картиналар коллекциясен туплый һәм соңрак Русиянең төрле музейларына бүләк итә. Моннан тыш, Николай Изосимович сәнгать галереяләрен ача, күргәзмәләр оештыра, яшь рәссамнарга ярдәм күрсәтә.
Халыкара рәссам көне башта профессиональ бәйрәм булып үткәрелергә ниятләнсә дә, вакыт узу белән чикләрен киңәйтә һәм дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелгән зур иҗтимагый вакыйгага әверелә.
“Халыкара рәссам көне”нә багышлап, традицион рәвештә, төрле күргәзмәләр һәм фестивальләр үткәрелә. Монда рәсем сөючеләр яраткан картиналар, скульптура һәм башка эшләр белән таныша ала һәм сатып алу мөмкинлегенә ия.
Бу көнне халыкара аукцион йортлары танылган һәм популяр рәссам эшләренең традицион сатуларын үткәрә. Шулай ук халыкка элегрәк билгесез яки шәхси коллекцияләрдә булу сәбәпле күрсәтелмәгән эшләр тәкъдим ителә.
Музейлар һәм картиналар галереяләре үз экспозицияләрен яңарта, яшь талантлар төрле флешмоблар үткәрә.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас