+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 декабрь 2022, 11:05

Озакламый төп Яңа ел чыршысы узачак

22 декабрьдә «Башкортостан» дәүләт концерт залында республика Яңа ел чыршысы узачак.

Озакламый төп Яңа ел чыршысы узачакОзакламый төп Яңа ел чыршысы узачак
Озакламый төп Яңа ел чыршысы узачак


Төп республика иртәсе катнашучыларына «Тылсымлы Яңа ел фәннәре академиясе» дигән музыкаль интерактив спектакль тәкъдим ителәчәк.

ЦУРда үткән Хөкүмәт киңәшмәсендә мәдәният министры вазифасын башкаручы Илнур Мухьянов сөйләгәнчә, Яңа ел алды спектакльләре сезонын 17 декабрьдә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры «Щелкунчик» тамашасы белән ачып җибәрәчәк. Республиканың дәүләт театр-концерт учреждениеләрендә 450дән артык Яңа ел программалары һәм тамашалары үткәрү планлаштырыла, аларны 150 меңнән артык тамашачы карый алачак.

Муниципаль мәдәният учреждениеләрендә һәм шәһәр һәм авылларның урам мәйданнарында төрле мәдәни-ял чаралары узачак. 1,1 миллионнан артык кешене колачлап, якынча 27 мең чара уздыру планлаштырыла. Республиканың күп кенә муниципалитетларында, офлайн-чаралар белән беррәттән, онлайн форматта чаралар да узачак. Узган елдагы кебек үк, Яңа ел концерт программалары һәм ерак авылларга театрлаштырылган тамашалар белән чыгачак автоклублар халыкка хезмәт күрсәтүгә актив җәлеп ителәчәк.

Республикада узачак бәйрәм чараларының тулы программасы белән «Башкортстанның мәдәни дөньясы» интернет-порталында танышырга мөмкин. Традицион рәвештә порталда 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәрге чорда мәдәни вакыйгалар керәчәк "Яңа ел чаралары календаре" формалаштырылачак.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары республика мәдәният учреждениеләренә бушлай йөри алачак, дип хәбәр итте Илнур Мухьянов.

Фото: gazetahimik.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас