+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 декабрь 2022, 07:55

Гүзәл Уразова шыр сөяккә калган

Җырчы Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызык видео куйган. Анда ул берсеннән-берсе матур сәхнә күлмәкләре арасында, гармунга кушылып, «Авыл көе»н җырлый. Ә видео астына артист болай дип язып калдырган.

intertat.tatar Гүзәл Уразова шыр  сөяккә калган
Гүзәл Уразова шыр сөяккә калганФото:intertat.tatar

«Ә-ә-әй, бер үзебезчә гармун белән җырлашыйк әле. Күңелләрегез күтәрелсен, дусларым. Илдар гына соңгы арада әрләшә башлады. «Сөяккә калдың бит инде, озакламый «анорексия»ң башлана инде, 54 кило авырлыгың...» – ди. Уф-ф, тегеләй дә ярамый, болай да», – дип уфтанган Гүзәл.

Чыннан да, соңгы арада Гүзәл күзгә күренеп ябыкты. Дүрт бала тапкан әни, димәссең дә.  Моны Гүзәлнең ире Илдар Хәкимов кына түгел, тамашачы да күрә.

Әлеге видео астындагы комментарийларда да күренә бу.

. «Әйе шул, Гүзәл, Илдар дөрес әйтә. Бик ябыксың. Диетада утырсыңдыр инде, әзрәк тазар, сәламәтлегеңә зыян килә күрмәсен...», «Шулхәтле ябыккансың, Гүзәл. Бер 5 килога артыграк булсаң, бик әйбәт булыр иде, кәнишне. Исән-имин бул, балам, чирләп китмә түлке», – дип язганнар. 

Гүзәлнең бүгенге көндәге буй-сынына сокланучылар да булган. «Барби»га да охшатканнар хәтта.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: