+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 декабрь 2022, 04:55

“Илешнең лаеклы гаиләсе”

Югары Яркәйдә шушы исем астында әдәби-музыкаль кичә узды.

“Илешнең лаеклы гаиләсе”“Илешнең лаеклы гаиләсе”
“Илешнең лаеклы гаиләсе”


Башкортстанда 2022 ел “Һөнәри белем бирү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы” дип игълан ителгән иде. Шушы уңайдан республикада бик күп эшләр башкарылды, бихисап чаралар узды. Илеш районының үзәк китапханәчеләре дә әлеге темага багышланган “Илешнең лаеклы гаилә­се” дигән әдәби-музыкаль чара үткәрде. Ул Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжы бинасында узды. Әлеге чарага республикада һәм аннан читтә дә киң танылу алган Сәетовлар гаиләсе династиясе чакырылган иде.

Кәүсәр, Дамира һәм Алмаз Сәетовлар Торачы авылының үрнәкле гаиләсендә туып-үсә. Әтиләре Расих абый колхозда бригадир булып эшли, көрәшче, штангачы дигән даны тирә-якка тарала. Моңа өстәп, әтиләре – оста гармунчы, ә инде әниләре моңлы җырчы була. Үзләре гади колхозчы булса да, күңелләре җыр-моңга тулы әти-әни балаларында да сәнгатькә сөю тәр­бияләп үстерә. Бүген алар, һәр­кайсы тормыш юлында үзләрен табып, го­мерлә­рен сәнгатькә багышлаган матур гаилә үрнәге булып яши.
Гаиләдәге өлкән бала Кәүсәр укытучы һөнәрен сайлаган. Аны райондашлары оста биюче, гармунчы, курайчы итеп тә белә.
Сәетовларның уртанчысы Алмаз – Башкортстанның атказанган мәдәният хез­мәткәре. Ул Заһир Исмәгыйлев исемен­дәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында укып чыга. Соңрак Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлый. Башкорт дәүләт курчак театрын, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрын һәм “Башкортостан” дәүләт концерт залын, Фәйзи Гас­кә­ров исемендәге дәүләт халык биюләре ансамблен җитәкли. Бүген ул Башкорт­стан­ның мәдәният министры урынбасары вазыйфасын башкара.
Дамира – популяр җырчы, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкорт­станның һәм Татарстанның атказанган артисты.
Чарада Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжы директоры Раил Гомәров, район хакимия­тенең мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиев, Сәетовларның туганнары, дуслары, райондашлары, аграр-технология колледжы студентлары катнашты.
– Илеш җирендә бик күп үрнәкле гаи­ләләр бар. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз казанышлары. Шулар арасыннан Сәетовларны бүген зур горурлык һәм ихтирам белән шушы очрашуга чакырдык. Аларның һәркайсы – туган яклары белән элемтәне бервакытта да өзмичә, авылларына, районга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы шәхесләр. Моның өчен аларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәм, – диде Илдар Мостафин үз чыгышында.
Алмаз Сәетов туган ягына һәрвакыт дулкынланып кайтуын әйтте.
– Мин, кайда гына булсам да, нинди генә җирләрдә йөрсәм дә, кем белән генә танышсам да, һәрвакыт үземнең туган ягым белән горурланып: “Мин Илештән!” – дип әйтәм. Монда хезмәт сөюче, тырыш, уңган, сәләтле кешеләр яшәгән һәм яши. Дөньялар тыныч булып, шатлыклы сә­бәп­­ләр белән генә очрашырга язсын, – диде Алмаз Расих улы.
– Бу чараның Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжында үтүе дә юкка түгел. Монда бию сәнгатенә гашыйк Дамира училищеның данлыклы “Йәйгор” ансамблендә шөгыльләнер өчен укырга керә һәм тегүче һөнәрен дә үзләш­терә, училищены кызыл дипломга тәмам­лап чыга, – диде уку йорты директоры Раил Гомәров. “Сәнгатькә булган юлым да нәкъ шушы сәхнәдә башлангандыр”, – диде Дамира.
Училищеда укыганда тегүче һөнәренең серләренә өйрәткән укытучы-мастер Розалия Ахунҗанова да Дамираның барлык чараларда да катнашырга өлгергәнлеге турында әйтте. Шул елларда өйрәнгән татар халык җыры “Озата барма”ны Дамира укытучысы белән бергәләп җырлап, та­машачыларның күңелләрен хушландырды. Әйткәндәй, әлеге җыр Дамира Сәетованың репертуарыннан төшкәне юк икән.
Фәнзилә белән Кәүсәр Сәетовларның җыр-моңга гашыйк гаиләсендә туып-үскән кызлары Эльвира һәм оныклары Вероника матур җырлар бүләк итсә, Кәүсәр Расих улы курайда уйнап әсир итте. Ә инде Дамира үзе иң популяр җырларын башкарды, Хәй Вахитның “Туй алдыннан” спектаклен­нән өзек уйнап, тамашачылар­ның көчле алкышларына күмелде.
Илеш районының Муса Гәрәев исемен­дә­ге Башкорт тарихи-мәдәни үзәге баш белгече Гүзәл Нуриева да Сәетовлар нәселеннән. Аның әтисе Рәсим – Расих абый белән бертуган. Гүзәл Рәсим кызы ике гаиләнең дустанә мөнәсәбәттә булуы, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәве, Сәетов­лар йортында һәрвакыт җыр-моң агылып торуы хакында сөйләде.
– Сәләтле кеше һәрьяклап та сәләтле була дигәннәре дөрес. Кәүсәр белән Алмаз абыйларның сурәт ясарга оста икәнлек­ләрен дә әйтеп үтәсем килә. Аларның йорт диварларында бөек урыс язучылары Пушкин, Лермонтов һәм башкаларның портретлары элүле тора иде. Без аларны музейдагы кебек карап, сокланып йөри идек. Аларның һәркайсының сәләтле якларын санап та бетерерлек түгел, – диде Гүзәл Нуриева.
Югары Яркәй район Мәдәният са­раеның “Чагыл” халык театры җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнегулова үзен Дамира Сәетова белән дуслык җепләре бәйләвен, ахирәтләр булуын әйтте һәм музыкаль бүләген дә тапшырды.
Торачы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Мәрьям Шәмсиева Сәетовларга кагылышлы кызыклы хатирәләр белән дә уртаклаш­ты. Илеш районы үзәк китапханәсе ди­ректоры Айгөл Якупова бу чараның ки­ләчәк буында илсөярлекне тәрбияләүдә әһәмияте зурлыгын ассызыклады.
– Ватанга булган илсөярлек Туган илгә, җиргә мәхәббәттән башлана. Бүгенге чараның кунаклары да үз туган җирен яра­­­тып, аны фидакарь хезмәтләре белән данлап яши, – диде ул.
Чарада Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжының “Йәйгор” бию коллективының чагу чыгышы, “Балалар иҗат үзәге” хезмәткәре Әлфия Вәлие­ваның Венера Мәҗитованың “Мин – табигать ба­ласы” язмасыннан укыган өзеге ямь өстенә ямь булды. Чараны “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиул­лина әзерләп алып барды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас