+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 декабрь 2022, 04:40

Мәдәни тормышта нәрсәләр булды?

Илдәге хәл-вакыйгалар әлеге өлкә үсешенә дә тирән йогынты ясады.



Бүгенге шартларда Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төп мәдәни, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм алга этәрү буенча эше аерым мәгънәгә ия. Мәдәният һәрвакыт авыр вакытларда рухны ныгыткан һәм кешеләрне батырлыкларга рухландырган. Республиканың артистлар агитбригадалары якташларыбыз Украинага китәр алдыннан әзерлек үткән урыннарда да чыгыш ясады.

Иҗади сәфәрләр һәм гастрольләр Русиягә кушылган яңа төбәкләрдә дәвам итте. Донецк, Луганск халык республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә дә барып чыгыш ясадылар. Ф. Гаскәров исемендәге ансамбль 26 сентябрьдә Луганск шәһәрендә үзенең 83нче сезонын ачты.
Гастрольләр халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлектә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Мәдәният бүген төбәк үсешенең мөһим һәм аерылгысыз өлешенә әверелде, шулай ук җәмгыятьне һәм дәүләтне үстерү өчен рухи һәм әхлакый нигез булып кала.
Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле быел Кырым буенча зур турны гамәлгә ашырды, Белоруссиядә “Славян базары” халыкара фестивалендә катнашты. Апрельдә Уфада “Донбасс” дәүләт җыр һәм бию һәм безнең Ф. Гаскәров исемендәге бию ансамбльләренең уртак концерты узды. Ноябрьдә исә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Донецк дәүләт опера һәм балет театры гастрольләре дә узды.
Башкортстан Республикасы халык уен кораллары милли оркестры 18 сентябрьдә беренче тапкыр Русиянең төп концерт сәхнәсендә – Кремль Сараенда чыгыш ясады. Коллектив Русия милли оркестрлары фестивалендә катнашты.
Республика театрлары Санкт-Петербургта, Грозныйда, Кырымда, Удмуртиядә һәм Татарстанда гастрольләрдә булды. Туймазы татар дәүләт драма театры Казахстанның Актау шәһәрендә “Abish Alemi” II Халыкара театр фестивале лауреаты булды һәм “Иң яхшы ир-егет роле өчен” дипломы белән билгеләнде. Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә “Сообщение” IV милләтара театр фестивалендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының “Фатыйма” спектаклендә төп рольне башкаручы Чулпан Раянова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче дип табылды. Әлеге спектакль Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә узган “Федерация” IV Бөтенрусия милли театрлар фестивалендә дә уңышлы катнашты.
Республика көнендә Уфада “Геройлар дәвере” беренче Бөтенрусия патриотик җырлар фестиваленең финалы узды. Әлеге чара илебезнең 28 төбәгеннән, шул исәптән ЛХР, Кырым, Сахалин, Красноярск, Хабаровск һәм Алтай крайларыннан, шулай ук Мәскәү, Самара, Белгород өлкәләреннән һәм Башкортстаннан 425 кешене берләштерде.
Уфа шәһәрендә Татарстанның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур гастрольләре уңышлы үтте. Гастрольләрнең беренче өч көне Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә булса, калганнары М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтте. Сигез көн дәвамында барган һәр спектакль шыгрым тулы залларда барды, тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Моннан тыш, камаллылар Уфадагы гастрольләре кысаларында төрле чараларда да катнашты. Коллектив артистлары Уфаның 65 һәм 84нче татар гимназияләрендә укучылар өчен остаханә, тренинглар оештырса, “Кызыл таң” гәзите редакциясендә журналистлар белән аралашты. Ә инде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм аның төрле елдагы шәкертләре Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтында очрашуда булды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур гастрольләре ике тугандаш республиканың дуслык күперен тагы да ныгытты.
Республикада “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы да эшли. Ул республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән былтыр гамәлгә куелды. Әлеге программага ярашлы, мәдәният учреждениеләре белгечләренә бер тапкыр акчалата ярдәм күз уңында тотыла. Бирелгән 500әр мең сум акчага белгеч торак шартларын яхшырта алачак.
Сайлап алуда катнашучы муниципаль мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, аерым алганда, мәдәни ялны оештыру төрендәге учреждениеләр (район һәм шәһәр Мәдәният сарайлары (йортлары), мәдәни үсеш үзәкләре, авыл мәдәният йортлары, музей учреждениеләре, китапханәләр, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре), федераль стандартлар таләпләренә туры китереп, структур бүлекчәләре булган мәдәни ял һәм мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыра.
Республикада ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында яңа мәдәни учаклар төзелә, ремонтлана, ә Башкортстан Башлыгы гамәлгә куйган “Атайсал” проекты кысаларында мәдәният йортлары ремонтланды, уен кораллары, сәхнә киемнәре сатып алынды. Шундый үрнәкнең берсен мәдәният министры Әминә Шәфыйкова күрсәтте: ул үзе туып-үскән Бөрҗән районының Ыргызлы авылындагы мәдәният йортына ярдәм кулы сузды.
Санскрит теленнән тәрҗемә итсәң, мәдәният “яктылыкка табыну” дигәнне аңлата. Ягъни ул – камилләшүгә, гүзәллек идеалларын табуга омтылыш. Шуңа да мәдәният тормышыбызның иң мөһим өлешләренең берсе булырга тиеш.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас