+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 декабрь 2022, 05:40

Чәчмә әсәрләргә ихтыяҗ бар

Башкортстандагы соңгы чор татар прозасына кыскача күзәтү.

Чәчмә әсәрләргә ихтыяҗ барЧәчмә әсәрләргә ихтыяҗ бар
Чәчмә әсәрләргә ихтыяҗ бар


Соңгы биш елда татар телендә чәчмә әсәрләр языламы? Кайсы авторлар актив? Әсәрләр тоткарлыксыз басыламы? Бу сорауларга җавап бирү өчен Башкортстандагы татар прозасына, аның матбугаттагы чагылышына, басылган китапларга кыскача күзәтү ясау дөрес булыр.

Башкортстандагы татар иҗатчылары өчен әдәби мәй­дан булып торган “Тулпар” журналында бу чорда каләм­дәшләребез Нигъмәт Зөлкарнәй, Мансаф Гыйләҗев, Эдуард Әгъзами, Рәшит Сабит, Сәгый­дул­ла Хафизов, Закир Әкбәров, Хисаметдин Исмәгыйлев, Марат Кә­биров, Гөл Мирһади, Габдулла Вафин, Айдар Зәкиев, Риф Йөзлекбаев, Илдус Тимерханов, Мөдәрис Мө­сифуллин, Инсур Мөсәнниф, Ганс Хәкимов, Эльверт Хаматшин һәм башкаларның күләмле әсәрләре басылды.
Язучының эш күрсәткече – әлбәттә, китап. Матбугатта басылып, укучылар хуплавын яулаган әсәрнең аерым басмага әверелүе – иҗатчы өчен зур сөенеч. 2017-22 елларда З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында татар телен­дә дөнья күргән чәчмә әсәр җыентыклары исемлегенә күз салсак, берлек әгъзалары Сәгыйдулла Хафизов, Дилә Булгакова, Закир Әкбәров, Заһит Мурсиев, Гөл Мир­һади, Дилбәр Булатова, Айдар Зә­киев, Зәйфә Салихова кебек әдипләре­безнең, тәнкыйтьче Ләйсән Кәшфинең җи­мешле эшләвен күрербез.
Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсендә проза бүлеге дә эшләп килә. Аның төп максаты – әлегә Берлек әгъзалары булмаган һәм татар телендә чәчмә әсәр иҗат итүчеләргә ярдәм итү, алар тәкъдим иткән кулъязмаларны күмәк утырышта тикшереп бәя бирү. Ковид чикләүләре сәбәпле, җыелышлар чикләнсә дә, эш онлайн рәвештә дәвам итте.
Соңгы чорда проза секциясендә тикшерелеп, Башкортстан “Китап” нәшриятына тәкъдим ителгән әсәрләр шактый. Аларның авторлары арасында бер төркем иҗатчы­ларыбыз – төп һөнәрләре буенча журналист. Мәгълүмат ташкынының уртасында кайнаган, төрле катлам кешеләр белән ара­­лашу тәҗрибәсе булган һөнәр иялә­ренең әдәби юнәлештә дә үзен сынап каравы – закончалыклы күренеш. Алар чәчмә әсәрләрендә, кагыйдә буларак, тормыш вакыйгаларына чор югарылыгыннан чыгып бәя бирәләр, гомумиләштерүләр ясыйлар, герой-персонажларын сынамчыл караш аша үткәрәләр.
Балтач районында яшәп иҗат итүче Аида Хәйрт­динова катлаулы иҗтимагый темаларны үз итә, оригиналь сюжет сызыкларын бирә белә. Мәсәлән, аның “Тормыштагы борылыш”, “Ветеран” әсәрләре нәкъ шундыйлардан. Аиданың Уфада “Яшьләр тавышы” сериясендә “Яшьлек җырым” (2011) дигән тәүге чәчмә җыентыгы нәшер ителсә, быел “Кышкы юл озын иде” китабын “Казан утлары” жур­налының махсус сериясендә күреп бик сөендек.
Тумышы белән Бишбүләк районыннан булган Дилә Мөхәррәмованы аянычлы язмышлар, хатын-кыз күңеленең нечкә кичерешләре кызыксындыра. Аның “Без үскәндә биш кыз идек...” (2018) “Яшьләр тавышы” серия­сендә басылып чыкты, пьесалары драма конкурслары лауреатлары булды. Дилә мәхәббәт романы жанрында өметле адымнарын ясый, “Тулпар” сайтына куелган әсәрләре бик яратып укыла.
Яшьләр тормышы, мәхәббәт зилзилә­ләре темалары “Өмет” гәзите редакция­се­нең әдәбият бүлеге мөдире Эльмира Ибраһимова (Илеш районы) иҗатында да урын ала. Эльмираның “Назлар кала язларда” (2011) пьесалар җыентыгы шулай ук “Яшьләр тавышы”нда нәшер ителде. “Сөю хакы” (2012) исемле үзнәшер китабы дөнья күрде.
Фәнзәлия Мәснәвиева (Борай районы) иҗатында татар әдәбиятына хас булган традицион тел-стиль үзенчәлекләре, тематик төрлелек, вакыйга-күренешләрне җентекләп, бар хисси нечкәлекләре белән сурәтләү күзәтелә. Һәм ул соңгы чорда байтак иҗади уңышларга иреште, “Казан утлары” журналы һәм Татарстан Язучылар берлеге үткәргән әдәби конкурслар лауреаты булды.
Римма Каһарманованың (Балтач районы) биографик повесть жанрында иҗат ителгән “Ятимнәр” повесте “Тулпар” журналында 2023 елда басмага кабул ителде. Ул бу әсәрдә документаль-публицистик һәм әдәби катлам­нарның синкретик бер­гәлеген бирүгә ирешкән. Нәтиҗәдә, авыр тормыш юлы үткән прототипның тормыш хроникасы, холык сыйфатлары шактый җанлы итеп сурәтләнгән.
Әдәбиятка журналистика аша килгән иҗатчылар сафына соңгы елларда Гөлфи­нә Сәлимова да килеп кушылды. Гөлфинә ханым Илеш районының “Балкыш” әдәби берләшмәсе эшенә җитәкчелек итә. Аның әсәрләре мул тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп язылган, геройлар палитрасы киң, шәхси проблемалардан тыш, заман­ның иҗтимагый конфликтларына да урын бирелгән.
Тагын бер төркем иҗатчыларыбыз һөнәрләре буенча – татар теле һәм әдә­бияты укытучылары. Аларның иҗатына хис-тойгылар байлыгы, тормышка, кеше­ләргә өметле караш, тел байлыгы хас, ягъни укытучы, педагог һөнәренә хас үзенчәлекләр чагылмый калмый. Аерма бигрәк тә тел-стиль үзенчәлекләрендә ачык күренә: аларның әсәрләрендә публицистик фикер сөреше, әзер клишелар сирәк очрый.
Борай районыннан Фатыйма Гыйльметдинова – балалар өчен берничә китап авторы (“Мәктәбем, укытучым” (2006), “Сипкелле малай” (2013)). Ул шулай ук чәчмә әсәр­ләр дә иҗат итә, төрле конкурслар лауреатлары булды. Хикәяләрендә катлаулы язмышлы геройлар тас­вирлана, заманча темалар күтәрелә.
Сания Шәрипова Бүздәк районында яши. Хикәя жанрында иҗат итүче иң актив авторларыбызның берсе. Әсәрләрендә һәртөрле геройларның тормыш юлындагы иң мөһим, сынылышлы чорларын, шуңа китергән сәбәп­ләрне ача; каләменә нечкә юмор хисе, җорлык хас, шу­ңадырмы, “Тулпар” сайтында урын алган әсәрләрен меңнәрчә кеше укып бара.
Борай районында яшәп иҗат итүче Мәсүфә Әюпованың хикәяләре, тәү карашка, әдәбиятта таныш булган сюжет сызыкларына корыла. Әмма ул вакыйгаларны яңа яктан ача, хис-тойгы үсешен мавыктыргыч итеп тасвирлый, психологик проза юнәле­шен үз итә.
Салават районында туып-үсеп, Илеш районында яшәгән Мәрьям Шәмсиева га­дәти типик хәл-ситуа­цияләрне, вакыйгаларны мәхәббәтле җылы караш белән би­зәп нечкә хис-тойгыларга төреп бирә белә. Сабыр, оптимист геройлар галереясен тәкъдим итә.
Санап үткән иҗатчыларның кулъязмалары берләшмә утырышында тикшерелеп, уңай бәя алды, Башкортстан “Китап” нәш­риятына тәкъдим ителде. Кызганыч ки, Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, өлкәнрәк яшьтә кулына каләм алучылар өчен нәшриятта ниндидер махсус серия юк. Булган очракта, актив һәм җимешле иҗат иткән мондый авторларга артык катгый таләпләр куелмас, әсәрләре үз вакытында дөнья күрә алыр иде. Тәүге китабы тиз арада сатылып бетүчеләргә стимул булып, алар яңа җыентык өстендә эшли башлар иде. “Тулпар” сайты нәтиҗәләре күрсәтүенчә, бу әсәрләргә ихтыяҗ, һич­шик­сез, бар. Аларда заман рухы сизелә, бүгенге кешеләрне борчыган проблемалар күтәрелә, заман геройлары хәрәкәт итә ­– укучы нәкъ шул сәбәпле бу әсәрләрне яратып укый да.
Кулъязмаларны тикшерүдә даими катнашкан (бу эш шәхси вакыт хисабына, җәмгыять башлангычында башкарыла), яңа басылган әсәрләргә карата матбугатта тән­кыйть мәкаләләре белән чыгыш ясаган каләмдәш­ләребез Альбина Хәлиуллина, Руслан Сөләйманов, Лилия Сәгыйдул­лина, Илдус Фазлетдинов, Фәния Габидуллина, Резеда Шакирова һәм башкаларга зур рәхмәт белдерәбез.
Башкортстандагы татар прозасында бүгенге көндә Венера Мәҗитова, Әлфия Булат, Гөлнара Гыйлемханова, Юныс Миңнеәхмәтов, Гөлия Мөгаллимова, Люция Әблиева, Илгиз Әхмәтов, Гөлназ Гафарова, Хәниф Каюмов, Зөһрә Исламова, Наҗия Мәгасумова һәм башка иҗатчыларыбыз да актив. Аларның яңа кулъязмаларын Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсенә тәкъдим итүне көтеп калабыз.
Әдәби мохитне җанландыру өчен әдәби очрашулар да мөһим. Соңгы елларда берләшмә һәм “Тулпар” хез­мәткәрләре Илеш, Чакмагыш, Дүртөйле, Дәүләкән районнарында әдәби очрашуларда булды. 2019 елда “Тулпар” журналының 25 еллыгы билгеләп үтелде. “Илһамлы мизгел” нәсер, парчалар конкурсының беренче этабының йомгаклау кичәсе оештырылды, алдагы елда икенче этабына йомгак ясау көтелә.
Игътибар җитмәгән юнәлешләр дә бар. Мәсәлән, яшьләр белән эш аксый, “Акчарлаклар” һәм “Тамчылар” әдәби түгәрәкләре белән очрашулар үтмәде диярлек. Дөрес, УФһТУда Лилия Сәгыйдуллина оештырган “Җанлы сүз”, М. Акмулла исемендәге БДПУда Альбина Хәлиуллина оештырган “Тукай моңнары” конкурсларында студентлар, мәктәп укучылары белән аралашып торабыз. Әмма әсәрләрен “Яшьләр тавышы” сериясенә тәкъдим итәрдәй яшьләребез аз булуы хафага сала.

Дилбәр БУЛАТОВА,
“Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире,
филология фәннәре кандидаты.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас