+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 декабрь 2022, 10:00

“Һәр кешенең күңелендә үзенә генә хас музыка яңгырый”

Танылган композитор Урал Иделбаевка – 50 яшь.

“Һәр кешенең күңелендә үзенә генә хас музыка яңгырый”
“Һәр кешенең күңелендә үзенә генә хас музыка яңгырый”


Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Урал Иделбаев композицияләрендә Европа һәм Азия, курай, саксофон һәм кыл-кубыз ритмнары, чиста тембрлар һәм электрон синтез, авыр рок һәм меңьеллык борынгы мотивлар кушыла һәм үзенчәлекле моңга әверелә. Ул – 200гә якын драма спектакльләренең музыкаль бизәлеш авторы, 30лап уен, анимация, документаль фильмнарга көй язган, балалар өчен мюзикллар, йөздән артык җыр, академик музыка әсәрләре иҗат иткән. Композиторның иҗаты лирикага бай, тирән мәгънәле һәм үзенчәлеге белән аерылып тора. Бүгенге әңгәмәбез дә Урал Иделбаевның иҗаты, планнары хакында.

– Урал Мирас улы, юбилеегызны нинди кәеф белән каршы аласыз?
– Юбилей алдыннан һәрвакытта да күтәренке кәеф була инде ул. Декабрь ае һәр артист өчен тыгыз графиклы вакыт булса, минекенә туган көн мәшәкатьләре дә өстәлә. Туган көннәрем, гадәттә, нинди дә булса иҗади проектлар өстендә эшләү белән бәйле булып чыга. Миңа калса, бу яхшы күренеш, чөнки тормышның бер урында тормаганын, аның алга барганын тоясың, башкарасы эшләрнең күплегенә төшенәсең һәм тагын бер баскычка күтәрелгәнеңне аңлыйсың. Бу инде яңа планнар, яңа үрләр яулауга этәргеч бирә.
– Бу яшь инде нәтиҗәләр ясар чак? Сез үзегез өчен нинди дә булса нәтиҗә ясадыгызмы?
– Әле юбилей тантаналарына әзерләнеп йөргәндә, “Урал Иделбаевка – 50 яшь” дигән язуны күргәч, үзем дә тетрәнеп куйдым, ничектер кыен да булып китте. Ни дисәң дә, күңел һәрвакыт яшь һәм аның бу саннарга ышанасы килми. Чынлап та, мин үземне әле яңа гына үз моңымны таба, музыка дөньясын өйрәнә башлаган һәм бер үк вакытта сәхнә йолдызлары белән тыгыз элемтә булдырган, шактый тәҗрибә дә туплаган композитор итеп тоям. Шуңа күрә дә алда иҗат итәсе әсәрләрем күп булыр дип, ышанасы килә.
Ә инде тормыш тәҗрибәсенә килгәндә, кеше өчен иң кыйммәтлесе – вакыт икәнлеген ныграк аңлыйсың. Икенчедән, якыннарыңның сәламәтлеге ныклы булса, син үзеңнең тыныч һәм яклаулы икәнлегеңне тоясың. Өченчедән, яшеңә карамастан, һәрвакыт белемеңне арттырырга кирәк. Яңадан-яңа эзләнүләр алып барсаң, укысаң, өйрәнсәң, яшәү күңеллерәк. Әгәр дә инде моны туктатсаң, минемчә, яшәүнең кызыгы калмый. Шуңа күрә дә мин көн саен үз өстемдә эшлим, яңалыклар эзлим һәм табам. Хыялларымны тормышка ашырырга тырышам.
– Ә шулай да, тормышка ашмыйча калган хыялыгыз бармы?
– Дөресен генә әйткәндә, тормышка ашмаган хыялым юктыр. Аллаһка шөкер, нәрсә турында хыяллансам яки планлаштырсам, тормышка ашып бара. Әлбәттә, алар үзләреннән-үзләре эшләнми, моның өчен тырышырга, күп көч салырга туры килә. Хыялларны планнар белән бер тәңгәл куярга, аларның үтәлешенә вакыт билгеләргә, аннан соң инде баскыч буйлап менә-менә хыялың каршына барырга кирәк. “Алма пеш, авызыма төш” дип ятсаң, әлбәттә, берни дә килеп чыкмый. Ә инде алдыңа куйган максатларыңа ирешү – шул ук хыялыңны тормышка ашыру ул. Кеше һәрвакыт хыялланырга тиеш. Әгәр дә хыялыңны тормышка ашырыр өчен белемең җитмәвен сизсәң – аны арттыру өстендә эшләргә кирәк. Вакытың җитмәвен аңласаң – аны дөрес бүләргә өйрәнү таләп ителә. Минемчә, кеше теләсә, күп нәрсәгә ирешә ала. Тормыш тәҗрибәсендә моның нәтиҗәләрен күп күрергә була. Хыялларымның күбесе, мөгаен, музыка белән бәйледер. Аллаһка шөкер, мин инде бүген кай тарафка һәм нинди тизлек белән барырга икәнлекне һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл беләм. Бу инде минем алдагы хыялларымны да тормышка ашырырга ярдәм итә.
– Урал Мирас улы, үткән тормышыгыз белән канәгатьсезме?
– Нәкъ Башкортстанда туганлыгым белән чиксез бәхетлемен. Туган җирем миңа көч, илһам бирә. Тормышымның нәкъ шушы юнәлештә баруы, туганнарым, якыннарым, дусларымның исән-имин булуы белән бәхетлемен һәм шатмын. Шулай ук, иҗат тормышым белән дә мин канәгать. Бу да бик мөһим.
– Әгәр дә сәнгать юлын сайламаган булсагыз, нинди һөнәр иясе булыр идегез?
– Балачакта миңа физика фәне ошый иде. Радиоэлектроника белән кызыксынганымны хәтерлим. Әгәр дә IТ технологияләр белән бәйле һөнәр сайлаган булсам, мин аңа да иҗади караш табар идем. Ә инде сайлаган һөнәрем – иҗади гаиләдә – танылган шагыйрә Гөлфия Юнысова белән билгеле галим, язучы Мирас Иделбаевның гаиләсендә – туып-үсүем һәм тәрбияләнүемнең нәтиҗәсе.
– Бала чагыгызның иң истә калган хатирәсе белән бүлешегез әле.
– Безнең чорда үскән балалар иң бәхетле балачак кичерде, дип әйтә алам. Без кешеләр белән тере аралашу һәм табигать кочагында үсүебез белән дә бәхетле. Балачак дисәм, малайлар белән индеецлар булып уйнаган искә төшә. Алар кебек җитез булырга һәм үзебез ясаган чын җәядән оста ук атарга тырыша идек. Мәктәпкә укырга төшкәнче үк “Салют” велосипедында йөри алуыма әле үзем аптырыйм. Без абыем Артур белән уку елы буена җәйге каникулларны көтә идек. Әти-әниебезнең туган ягы Баймак белән Әлшәй районнарында булырга ярата идек. Көне буе балык тотып, урман, тауларда йөри идек. Бер елны абыем белән икәү ай ярым ат көтүен көттек. Индеецлар турында романтик киноларны яратып караган балалар булганга күрә, ат иярендә булуыбыз онытылмас тәэссоратлар калдырды. Әлбәттә инде, музыкаль хатирәләр дә күп. Алар арасында алты яшемнән чын пианинода Бах әсәрләрен уйнавым әле дә истә. Беренче май, җиденче ноябрьдә үткәрелгән демонстрацияләр, кышкы салкыннарда хоккей уйнаулар, дуслар белән учак янында җырлап утырулар хәтеремдә матур, якты, чагу онытылмас хатирәләр булып саклана.
– Яңа идеяләр бармы, әсәрләр туамы?
– Мин инде 1995 елдан алып театрлар белән хезмәттәшлек итәм. Театр музыкасы – минем иң яраткан жанрым. Һәр драматургия әсәре – ул кеше тормышының бер зур яки кечерәк полотносы. Драматург, режиссер, артистлар, гомумән, зур коллективның хезмәте нәтиҗәсендә спектакльнең уңышлы чыгуында композиторның эше дә мөһим роль уйный. Фильм, анимация, документаль фильмнарга, җырларга да заказлар әледән-әле килеп тора. Хореографлар да мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә дә, минем планнар бер-ике елга алдан язылып куела. Ә инде алдагы планнарымның берсе – симфония яки опера өчен музыка язу теләгем.
– Юбилей чаралары буламы?
– Миңа 28 яшьләр тирәсе булганда, телевизордан республикада киң билгеле бер җырчының туган көне уңаеннан зур концертын күрдем. Шул мизгелдә мин аңа ак көнләшү белән карадым: “Менә бит, кешенең 30 яшенә үз концертын куярлык репертуары тупланган. Мин дә 50 яшемә булса да, үз әсәрләрем белән концерт куялсам иде”, – дип хыялландым. Ә инде үземнең 30 яшь тулганда, халыкка күрсәтердәй әйберләрем барлыгын аңладым. Иҗат кешесе өчен бу мөһим, чөнки үтелгән юлның бер баскычыннан икенчесенә менү өчен нәтиҗә ясау кирәк. Шулай итеп, 30 яшемдә бер түгел, ә ике концерт куелды. Шуннан соң, 5 ел саен юбилей концертлары эшли башладым. Әйткәндәй, чәчәкләр җыю минем өчен түгел. Иң мөһиме – концертларыма якыннарым, туганнарым, дусларым, иҗатымны яратучылар килүе. Аннан соң 35 яшемә концерт эшләдем. 45 яшемә өч төрле концерт әзерләнде. Менә инде 50 яшем якынлашкач, уйга калдым. Чөнки декабрь ае артистлар өчен бик тыгыз графикта үткәнлеген алдан әйттем инде. Шуны исәпкә алып, унлаган проектымны барладым. Алар төрле мәйданчыкларда барса да, минем туган көн якынлашканда “Декабрь сюитасы” дип аталган проект исеме астында үтәчәк. Ә инде юбилей кичәсен мин, гадәттәгечә, киләсе елның беренче айларында үткәрәчәкмен. Ул концертта мин әсәрләремне симфоник оркестр белән башкарырга ниятлим. Аның кайда үтәчәген әлегә әйтә алмыйм, шулай да бар да яхшы булырына ышанам.
– Урал Мирас улы, гәзит укучыларыбызга, Сезнең иҗатны яратучыларга теләкләрегез?
– Һәр кешенең күңелендә үзенә генә хас музыка яңгырый. Мин һәркемнең күңелендә якты, позитив, йөрәкләрне юатырдай моң яңгыравын телим. Ул яшәргә көч, дәрт бирсен! Шулай булганда тормышыбыз матур, киләчәгебез яктырак булырына чын күңелемнән ышанам.

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: