+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 декабрь 2022, 13:35

Язучылар берлегенә яңа рәис сайланды

Бүген Башкортстан язучыларының XIX съезды үтте.

Язучылар берлегенә яңа рәис сайландыЯзучылар берлегенә яңа рәис сайланды
Язучылар берлегенә яңа рәис сайланды

Республика әдипләрен төбәк җитәкчелеге исеменнән Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев сәламләде. Ул чараның мөһимлеген билгеләде, съездга нәтиҗәле эш теләде.

Съездга берлекнең 282 әгъзасыннан 160ы килгән иде. Язучылар үзара фикер алышты, оешма эшчәнлеге буенча тәкъдимнәрен әйтте, чыгышлар ясады.

Чарада алдагы биш еллыкка берлеккә яңа рәис сайланды, ул — язучы һәм журналист Айгиз Баймөхәммәтов.

Бу вазыйфага үз кандидатураларын язучылар Ринат Камал һәм Флүр Галимов та тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин соңгысы бүген съездда үз кандидатурасын сайланучылар исемлегеннән алуын үтенде.

Баймөхәммәтов Айгиз Гыйззәт улы 1988 елның 27 октябрендә Башкортстанның Белорет районы Абзак авылында туа. 2014 елдан - Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре, 2008 елдан Башкортстан һәм Русиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә чит ил бүләкләренә ия.

Айгиз Баймөхәммәтов — XXI гасыр башындагы башкорт әдәбиятының чагу вәкиле. Аның китаплары күп телләргә тәрҗемә ителә, алар буенча республикада һәм Русия театрларында спектакльләр куела. 2020 елдан ул “Шоңкар” журналын җитәкли.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас