+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 декабрь 2022, 03:16

Рифат Фәттахов җырдан "душа" эзли

Танылган проюсер аны Артур Хәсәнов башкаруында бар, дип исәпли. Аның белән бәхәскә керүчеләр дә бар.

Рифат Фәттахов җырдан "душа" эзлиРифат Фәттахов җырдан "душа" эзли
Рифат Фәттахов җырдан "душа" эзли

«Җыр җырчысын тапты, яки «Киек каз юллары» җыры халыкка ни өчен Артур Хәсәнов башкаруында барып җитте?

Берзаман Рәшит Ваһапов яшь Илһам Шакировны тыңлап торган да, аркасыннан сөеп: «Да, душа есть», – дигән.

Әйе, җырны халыкка җиткерү өчен иң элек йөрәк җылысы, әнә шул «душа» кирәк. Сәнгатьнең гомум формуласы да «йөрәктән – йөрәккә» бит. Җырда бөтен нәрсә мөһим – музыка да, сүз дә, башкаручының осталыгы да. Әмма җырчы җырны йөрәге аша үткәреп, җаны белән җырламаса, халык аны кабул итми.

«Киек каз юллары» җырын Артур Хәсәнов чын күңелдән, җанын-йөрәген салып, «душа» белән, уйнамыйча, масаймыйча, ихлас җырлый. Артур башкаруында ясалмалылык юк. Шуңа күрә халык бу җырны бик тиз отып алды, гәрчә ул өч ел элек яңгырый башлаган булса да.

Гадәттә, җыр халык күңеленә беренче башкаручы исеме белән керә инде. Әмма һәрвакыт түгел. Әйтик, «Тыңлачы, сандугач» җырын Ришат Төхвәтуллинга кадәр дә җырлаучылар булды. Әмма бу җырны халыкка Ришат танытты.

«Яңа татар җыры» бәйгесендә дә шуңа игътибар итәм: җыр килә, тыңлыйсың, бернәрсәсе юк кебек. Ә шул ук җырны икенче җырчы җырлап җибәрә – хәйраннар каласың…

Шулай шул, җыр язмышы шактый катлаулы», – дип язган Рифат Фәттахов социаль челтәрдә.

Аның виртуаль дуслары арасында "Җырларга рөхсәт юк, дип кенә әйтмәсеннәр инде", - диючеләр, Артурның осталыгы хәрби формасын салгач беленер, дигән фикер белдерүчеләр дә бар.

«Ә миңа калса, бу очракта җыр кирәк вакытта, кирәк урында, кирәк кеше авызыннан яңгырады, дисәк, дөресрәк түгелме икән? Берсүзсез, Артур бик шәп башкара бу җырны. Әмма вакыт та үз критерийларын кертте», – дип үз фикерен белдергән бу уңайдан Башкортстанның атказанган артисты Айгөл Габдуллина.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас