8 июльдә Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә реконструкциядән соң тантаналы шартларда Илеш каһарманының музее һәм яңа һәйкәле ачылды.
Арытаба юбилей тантаналары Таш-Чишмә авылында дәвам итте. Бу көнне Муса Гәрәевның Таш-Чишмәдәге яңартылган йорт-музее да ачылды.
9 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның “Җиңү” паркында ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Муса Гәрәевның 100 еллыгы уңаеннан аны искә алу чарасында катнашты. Шул ук көнне “Первушино” аэродром комплексы очучылары Муса Гәрәевның 100 еллыгы хөрмәтенә һавада махсус очыш ясады.
Каһарман якташыбызның батырлыгын, аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Илеш районында да, республикабызда да бик күп эшләр башкарылды. Ел дәвамында мәдәни чаралар, конкурс-фестивальләр узды. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларның берничәсен генә санап узабыз:
* Муса Гәрәевның “Штурмовиклар һөҗүмгә бара” китабы яңадан басылды.
* Зөһрә Исламованың “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” китабы дөнья күрде.
* Илеш телевидениесе “Муса Гәрәев. Герой чоры” дигән документаль фильм чыгарды.
* М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Фәрит Әхмәдиев пьесасы буенча Ольга Мусина белән берлектә “Герой йолдызы” спектакле куелды.
* Илеш районының Югары Яркәй Мәдәният сараенда Эльвира Миңнегулова режиссерлыгында “Чагыл” халык театры “Герой юлыннан” спектаклен сәхнәләштерде.
* Мәдәният сараеның иҗат составы “Ватанның данлы улы” дип аталган концерт программасы белән район авыллары буенча гастроль туры уздырды.
* Югары Яркәй үзәк район китапханәсендә “Очучы батырлыгы – мәңгелек язмаларда” дигән әдәби-иҗади бәйге узды.
* Илеш, Чакмагыш, Дүртөйле районнары вәкилләре катнашлыгында Муса Гәрәевның туган ягына велойөреш үткәрелде.
* Уфа – Кушнаренко – Дүртөйле – Илеш маршруты буенча автойөреш узды. Ул Башкортстанның ДОСААФ төбәк бүлекчәсе башлангычы белән тормышка ашырылды.
* БСТ каналында, “Юлдаш” радиосында Муса Гәрәевка багышланган тапшырулар әзерләнде һәм эфирга чыкты.
* Югары Яркәйдә “Ватанның данлыклы улы” дигән республика конкурсы узды.
“Үзенең батырларын зурлаган халык кына бөек халык дип аталырга лаек”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Киләчәк буынны ватанпәрвәрлек хисендә тәрбияләр өчен без аларны үз геройларыбыз үрнәгендә үстерергә тиеш.
Зөһрә ИСЛАМОВА.