+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 декабрь 2022, 13:30

"Яшәү яме"нең серләре нидә?

"Кызыл таң" гәзите хәбәрчесе Зөһрә Исламованың яңа китабы дөнья күрде.

"Яшәү яме"нең серләре нидә?
"Яшәү яме"нең серләре нидә?


"Яшәү яме" җыентыгын авторның 2020 елда басылып чыккан «Бәхет ачкычы» дигән китабының дәвамы дип кабул итәргә мөмкин.

Зөһрә Исламованың бу китабына аның соңгы елларда Башкортстан матбугатында басылган публицистик язмалары тупланды. Сәнгать, әдәбият, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә хезмәт салучы шәхесләр турындагы очерк, әңгәмәләр, сурәтләмәләр кызыклы һәм заманча сулыш белән иҗат ителгән.

Китапта Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән әңгәмә, Башкортстан һәм Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә халык күңелен яулаган иң популяр драма артистлары Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров, Илсөяр Газетдинова, танылган җырчылар Җәмил Әбделманов, Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, композитор-башкаучы Ризван Хәкимов, танылган журналистлар Зөһрә Котлыгилдина, Рәсүл Сәгыйтов кебек Башкортстаныбызның горурлыгы булган шәхесләр белән беррәттән, гомерләрен фидакарь хезмәттә үткәргән төрле һөнәр ияләре турында да укырга мөмкин.

Җыентык киңкатлам укучыларга тәгаенләнә.

Фото: Кадрия Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: