Аның башкарган хезмәтләре, ирешкән казанышлары рәсми рәвештә дә гадел бәяләнде. Ул Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, республикабызның халык артисты, БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм мәгариф алдынгысы иде. Төп эшләре белән бер үк вакытта Идел-Урал төбәгенең милли кубызчылар үзәге рәисе вазыйфасын да башкарды.
Менә шундый мәртәбәле титулларның һәрберсе Роберт Абдрахман улының соклангыч талантын, уңганлыгын, халык моңына фанатларча бирелгәнлеген кабат-кабат исбатлап торды.
Мәчетле районының Әй елгасы буендагы Әҗекәй авылында оста курайчылар, кубызчылар күп булган. Халыкның күпчелеге ярлы булганлыктан, гармун сатып алырга сирәк кешеләрнең генә хәленнән килгән, димәк, авыл кешеләре кулында әнә шул ике төр уен коралы гына күренгән. Шәригать кануннары хатын-кызга күңел ачуны, уен-көлке коруны катгый тыйган. Мәгәр алар да кача-поса гына булса да кубызда уйнап биегәннәр. Робертның әнисе Сәгыйдә апа да күңел төшенкелегенә бирелгән чагында мич кашагасында шырпылар арасына кыстырып куелган кубызын алып уйнаган, урамга ишетелмәслек итеп кенә “Сәлимәкәй”, “Зөлхиҗә”ләрне җырлаган.
Гаиләдәге барлык алты бала кебек үк, Роберт та кул арасына бәләкәйдән керә. Колхоз бозауларын, үсә төшкәч сыерларын көтә. Утын кисеп, ярып биргән өчен тимерче Галимҗан бабай ясаган кубызда уйный, табигатьтәге мең төрле авазны күңеленә сеңдерә. Билбавында һәрчак тимер кисәге, чүкеч йөртә, маллары туплауда ятканда тимер чүки, ун яшьләрендә инде көненә берничәшәр кубыз ясап, дус-ишләренә, савучыларга бүләк итә. Кичке уеннарда кубыз уйнап, авыл яшьләрен ару гына биетә дә башлый.
Унбиш яшендә Свердловск өлкәсендәге чалгы заводына эшкә керә. Чалгы чарлаучы булып эшләве кубыз ясау белән ныграк шөгыльләнү мөмкинлеген бирә. Кулга акча кергәч, тальян, хромка сатып ала, аларда өздереп уйнарга өйрәнә. Егетнең зирәклеге һәм оста куллары кайда да һәр яңа нәрсәне үзләштерә, музыкаль багажы тулыланып тора. Кемерово өлкәсендә 4 еллык солдат хезмәтендә дә Роберт кулларына еш кына баян һәм аккордеон ала. Туган якка кайткач, Уфада баянчыларның 6 айлык курсларын тәмамлый һәм район мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшли. Шуны билгеләп үтү дә кызыклы: ул елны укырга кергән 93 кешенең 14е генә курсларны тәмамлап чыга, ә музыкант булып киткәннәрдән Роберт берү-зе генә. Аның каравы, дөнья күләмендә танылганы! 1958-62 елларда Уфа сәнгать училищесында данлыклы Николай Инякин классында укый, аннары — 5нче һәм 7нче музыка мәктәпләрендә, югары белем алганнан соң, яше җитеп пенсиягә киткәнче 2нче педагогия училищесында укыта. Билгеле ки, эштә дә, буш вакытларында да кулларында баян сайрап тора. Үзенең ялы исәбенә артистлар белән бергә районнарга концерт куярга чыга. Менә шундый чакларда, 1962 елда, Әбҗәлил якларында йөргәндә үзе фатирга төшкән бер әби өендә кубыз күрә. Әби аны күп еллар буе карты истә-леге итеп саклый икән. Роберт кубызны клубка алып бара, концертта уйный. Менә шуннан бу уен коралы белән яңадан мавыгып китә.
Теге яки бу уен коралының кинәт кенә популяр булып китү очраклары бар. Еш кына мондый хәл башкаручы белән бәйле була. Скрипканың аңарчы күрелмәгән мөмкинлекләрен ачып, тетрәндергеч яңгырашка иреш-кән Паганини, мәсәлән, шундый. Әллә ничә буын кешеләренә балачактан ук якын һәм үтә гади кубызны классик биеклеккә күтәргән Роберт Заһретдиновны композитор Данил Хәсәншин бик хаклы рәвештә “Кубыз Паганиние” дип атады.
Р. Заһретдинов кубызда кошлар сайравын да, умарта кортлары гөжләвен дә, диңгез шаулавын да, ат тояклары тупырдавын да, тагын әллә нинди тавышлар ишеттерә иде. Аның кубызда уйнавы язылган пластинкалар Мәскәүдә һәм Ташкентта 30 мең данәдә 12 тапкыр басылып чыкты һәм бик тиз арада таралды. “Алтын атлы җайдак”, “Ай тотылган төндә”, “Чәчәк ат, Башкортстаным!” дигән нәфис һәм документаль фильмнарны кубыз тавышы белән бизәүче дә Роберт абзыебыз иде. Аның кубыз моңнары, республикадан тыш, БДБ дәүләтләре башкалаларында да, Мәскәү, Казан, Петербург, Екатеринбург, Чиләбе кебек зур шәһәрләрдә дә, Болгария, Германия, Монголия, Финляндия кебек илләрдә дә күп яңгырады. Аның кубызда уйнавын Япониядә дә белделәр һәм югары бәяләделәр. Хәтта Токио университетына профессор вазыйфасына да чакырганнар аны.
Кубыз, тиз ясап һәм өйрәнеп булганлыктан, бик күп милләтләрдә борыннан ук таралган. Аталышлары гына төрле. Татарда ул — кубыз, башкортта — кумыз, кыргызда — комуз, калмыкта — кумуз, казахта, каракалпакта — кобыз, хакаста — комыс, якутта — хомус... Урысларның варганы да шул төргә керә. Дөнья күләмендә илленче-алтмышынчы елларда читкә тибәрелгән кубыз Роберт Заһретдинов кебек энтузиастлар тырышлыгы белән җитмешенче елларда зур сәхнәләргә чыга башлый. 1984 елда АКШта кубыз проблемалары буенча беренче конгресста, 1988 елда Якутскида Бөтенсоюз симпозиумында күп илләрдән вәкилләр катнаша. Кубызда башкарылган көйләр грампластинкаларга яздырыла. Роберт Абдрахман улы исә 1991 елның җәендә Якутиядә “Варган-хомус” дигән беренче халыкара конгресста һәм “Варган музыкаль виртуозлары” дигән беренче халыкара фестивальдә чыгыш ясап, музыка белгечләрен, жюри әгъзаларын таң калдыра һәм “Дөньяның беренче виртуоз кубызчысы” исеменә лаек була.
Шул ук елда Якутскида Хомус (варган) музыкасының халыкара үзәге булдырыла. Җитәкчесе якут кешесе, фән докторы Иван Алексеев булган бу үзәк 113 ил белән элемтә урнаштыра. Алексеев бу илләрнең барысында да булып чыккан. 1995 елда Якутскида дөнья виртуоз кубызчыларының халыкара музее ачылган. Анда Заһретдиновка багышланган аерым бүлмә бар. Токио, Париж, Вена музейларында да аның эшчәнлегенә кагылышлы экспонатлар куелган. Сүз уңаенда әйтим, ул Салават Юлаев исемендәге премия өчен бирелгән акчаны тулысынча туган авылы музеен баету, җиһазлау өчен тапшырган.
Роберт Абдрахман улының кубыз ясау эшчәнлеген хәтергә төшерик. Аның кулларыннан меңнәрчә кубыз үткәндер. Һәм бу уен коралына мөмкин кадәр күбрәк кешедә кызыксыну уяту теләге белән барысын да бүләк иткән ул. Сатып әйбәт кенә акча да эшли алыр иде, юк, алай итмәгән. Ул уйлап тапкан, иҗат иткән кубызлар дөнья күләмендә югары бәяләнде. Мәсәлән, өч теллесе. Яңгырау вакыты, гадәти белән чагыштырганда, өч тапкыр озынрак. Кулга алуга ул һава агымы тәэсирендә зеңли башлый. Кыңгыраулар белән көй чыгаруларын күреп, өч кыңгыраучык һәм басмаклар беркетелгән кубыз ясый. Монда Уфа заводларының югары класслы слесарь-чарлаучылары ярдәмгә килә. Яки менә кубыз өчен груша-резонатор. 15 тавышлы, күп тональлекле кубызның мөмкинлекләре чиксез. Аның белән теләсә нинди әсәрне уйнарга була. Электрон кубыз исә — аның бу өлкәдәге иң зур казанышы.
Р. Заһретдинов алтмышынчы еллар уртасында Свердловск педагогия институтында читтән торып укыганда монгол студентлары белән аралаша һәм аларның өзләү осталыгына таң кала. Сәнгатьнең башкортларда, монголларда, тувалыларда, хакасларда, алтайлыларда һәм башка күп халыкларда киң таралган бу төре сабый чактан ук таныш булса да, гомеренең арытабангы ике-өч дистә елында үтә мавыгып шөгыльләнде. Башкару осталыгын шулкадәр камилләштерде ки, 1992 елда Тува башкаласы Кызылда уздырылган “Хоомей — Үзәк Азиянең мәдәният феномены” дигән беренче халыкара симпозиумга һәм фестивальгә чакырылып, анда лауреат була. Чыгышын Мәскәү һәм Тува телевидениеләре дә күрсәтә. Якташыбызның осталыгы белән безнең илдә генә түгел, Германия, Австрия, Голландия, Япония галимнәре дә кызыксынды. Роберт абый арытаба өзләүнең хоомей, каргыра, сыгыт, бордоннардыр, эденгеляр дигән биш стилен иркен башкарды. Аларның һәркайсының үзенчәлеге бар, яңгырашлары белән аерылалар. Гадәттә, ул сигез жанрда чыгыш ясады: кубызда, курайда, баянда уйнады, җырлады, өзләде. Һәм боларга нәфис сызгыру, имитация (кош-корт яки башка төрле нәрсәләр тавышын чыгару), импровизация (көйне төрле бизәкләргә баетып, моңнан композиция төзеп, образ, картина тудырып яңгырату) өстәлә. Чит илләрдәге чыгышын, гадәттә, төрле жанрларда һәм уен коралларында Урал табигате тавышларын ишеттерүдән башлый торган булды. Жанр һәм уен коралларын берләштереп, бер сәгать-сәгать ярымлык программа эчендә тыңлаучыга мөмкин кадәр мәгълүмат бирергә тырышты. Аның берьюлы җырлавы һәм өзләве яисә ике тавышка җырлавы — уникаль сәнгать, Көнчыгыш вокалының бер төре булып исәпләнә. Мондый сәләт сирәк кешеләргә генә бирелә.
Роберт Заһретдинов 59 яшендә генә курай уйнарга өйрәнгән. Мондый яшьтә өйрәнеп булмый инде, диючеләр дә табылган. Ничек уйнарга дип 5-6 курайчыдан сораган, 5-6 төрле киңәш һәм Ришат Рәхимовтан өендә 2 дәрес алган. Киңәшләрнең үзенә кирәклеләрен генә алып һәм баян техникасын курайга күчереп, уйнап та җибәргән. Татарның “Тәфтиләү”, “Әпипә”, “Кошлар кебек”ләрен дә, урысның “Катюша”, “Барыня”ларын да, Көнбатыш халыклары көйләрен дә, хәтта “Ламбада”га кадәр өздереп уйнаган. Борынгы курайчылар башкорт халык көйләрен генә уйнаганнар, шулай кабул ителгән. Роберт Абдрахман улы исә болай чикләнгәнлек була, дип исәпләде. “Якутлар әнә төрле халыклар көйләрен уйнап, үзләренең хомусларын бөтен дөньяга тараттылар. Курай тибындагы уен коралының 38 милләттә булуын да истән чыгармыйк”, — дип кабатларга ярата торган иде ул.
Р. Заһретдиновның импровизацияләү эшчәнлеге композиторлыкка ялганып китте: кубыз, баян өчен пьесалар, җырлар иҗат итте. Алар утыздан артты. Фәвәз Сәйфуллин белән берлектә төзегән “Баянчының педагогик репертуары” җыентыгына (1981 ел) шуларның бишесе кергән.
Роберт Абдрахман улының байтак еллар дәвамында язылган “Кубызда уйнау сәнгате” дигән укыту һәм методик кулланмасы басылып чыгуы ХХ гасыр ахырында республикабызның мәдәният тормышында олы вакыйгага әверелгән иде. Бу уңайдан Башкорт дәүләт филармониясендә тантаналы кичә булды. Кубызның халыкара уен коралы булуын күздә тотып, автор текстны башкорт, урыс, инглиз телләрендә эшләгән. Җыентыкка кергән 60 көй (егермеләп милләтнеке) барысы да Р. Заһретдинов репертуарыннан. Кичәдә чит илләрдән дә (мәсәлән, Япониядән, Голландиядән, Венгриядән) кунаклар бар иде.
Соклангыч сәнгать гаиләсе — Кырмыскалы районының Ибраһим авылы кызы, данлыклы биюче, халык артисты Равилә Хаҗиева һәм Роберт Заһретдинов шулай ук сәнгатькә хезмәт иткән кыз үстерделәр, озын гомер кичереп, халык күңелендә якты эз калдырдылар.
Фәрит Фаткуллин.