

Миңа язучының сәхнәләштерелгән әсәрләрен әлегә кадәр карарга туры килмәде. Ник? Чөнки мелодрама жанрындагы, күз яшен сыгып чыгаручы спек-такльләрдә кызыгып карарлык, артистларның барлык сәләтен ачкан образлар булмый. Аларда ярылып яткан ике тип характер күрсәтелә. Авыр язмышка тулысынча буйсынган, аны үзгәртү өчен бармак та кыбырдатмаган, көрәшмәгән изге, җебек кеше (гадәттә, хатын-кыз образы, чөнки ир-атның андый булуын күз алдына китерү бик авыр) һәм аны кимсетүче, мыскыллаучы бик явыз, канечкеч адәм яки адәмнәр булырга тиеш. Әмма халык мелодрама жанрын бик ярата. Чөнки кешеләр, Әнгам Атнабаев әйтмешли, спектакльне көлкеле яисә кызганыч булса гына кызыксынып карый. Тик режиссерлар — фәлсәфәсез, яки беркатлы фәлсәфәгә корылган әсәрләрне куярга, ә артистлар үзләренең сәләтен тулысынча булмаса да, төрле яктан күрсәтә алмаган образларны уйнарга ашкынып бармый.
Әмма мин бик хөрмәт иткән режиссер Илдар Вәлиев та бу жанрга тотынгач, спектакльгә барырга булдым. Повесть буенча “Нур” театрының әдәби бүлек җитәкчесе Гөлнур Усманова инсценировка язган. Һәм ул бик уңышлы килеп чыккан. Әсәрне башыннан ахырынача кызыксынып карыйсың. Әлбәттә, монда режиссерның каты кулы нык сизелә, язманы аяусыз кыскартуы тоела. Әсәрнең сюжет үсешен биюләр ярдәмендә, бернинди сүзсез бик отышлы һәм ачык итеп күрсәтүгә ирешкән. Шулай итеп прозага хас озынлыклардан, ялыктыргыч аңлатулардан котылган.
Повесть билгеле актриса, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллинаның юбилее уңаеннан сәхнәләштерелгән. Кыскасы, спектакль шатландырды. Чөнки анда режиссер Илдар Вәлиевка хас матур линияләрне күрәсең. Артистларның шашып уйнавы, кире образларны төрлечә ямьсез кыланып, тагын да начар итеп бирү, көлдерергә талпыну юк. Бөтен геройлар табигый, аларны сынландыручы артистларның уены тормышчан. Әсәрдә билгеле мораль-әхлакый төшенчәләргә фәлсәфи аңлатмалар бирергә маташучы озын, ялыктыргыч монологлар юк дәрәҗәсендә. Шуңа да спектакль бер тында кызыксынып карала. Әлбәттә, мелодрама таләп иткәнчә, тамаша төп героиняны кызганып күз яшьләре түгәргә дә мәҗбүр итә. Бу әсәрнең матур даны халык арасында, һичшиксез, тиз таралачак. Премьера вакытында зал шыгрым тулы булды, алда да, иманым камил, аңа егылып йөриячәкләр һәм әсәр гомерле булачак. Шуңа күрә повесть авторы Зифа Кадыйрованы, инсценировка авторы Гөлнур Усманованы, режиссер Илдар Вәлиевны, спектакльдә уйнаган артистларны һәм, әлбәттә, театрны, аның җитәкчеләрен уңышлы эше белән котлыйсы гына кала. Коллектив яңа 2023 ел алдыннан тамашачыга бик кызыклы әсәр бүләк итте.
Хәзер артисларның уены хакында бер-ике сүз әйтәсе килә. Югарыда язуымча, әсәрнең үзендә образны тулысынча һәм төрле яктан ачарлык, үсештә бирелгән образлар юк диярлек. Мәсәлән, төп героиня һәрвакыт сәхнәдә булуына карамастан, үзен кимсетүче көчләргә, авыр язмышына каршы тору өчен берни эшләми, барысын ризалык белән, тавышсыз кабул итә. Шуңа да без Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина уйнаган героиняны нык кызганабыз, күз яшьләре түгәбез. Тамашачы актрисаның уенын яратты, аңа гашыйк булды.
Спектакльдә монологлар шактый. Әмма алар бик кирәкле, чөнки башлангыч сәхнәләрдә аңлаешсыз кебек, хәтта кире сыйфатлар белән бирелгән геройлар бу монологлар аркасында кинәт һәм көтелмәгәнчә, бөтенләй икенче төрле ачылып китә. Бу җәһәттән артистлар Айрат Фатыйхов, Финә Вәлиева, Дамира Сәетова һәм башкаларның образлары турында әйтергә кирәк. Биредә сәхнә осталарының уңышлы уены турында да, режиссерның отышлы табышы турында да озын-озын итеп тукталырга мөмкин булыр иде. Әмма мин бер фикер әйтү белән чикләнергә булдым. Монологлар һич ялыктырмый, алар көчле психологик йөкләнеш белән сугарылган, бу урыннар артистларга героен акларга, аны үсештә бирергә мөмкинлек тудыра. Андый образларны уйнавы да профессиональ таләпкә туры килә, артистның да, тамашачының да күңелендә канәгатьлелек тойгысы уята.
Кайбер образлар сюжетны үстерүче, аның борылышларын тамашачыга җиткерүче ролен үтәде, аларның хикәяте кызык һәм күп нәрсәне аңлата. Гадәттә, спектакльнең бу урыны күңелсез, озын һәм ялыктыргыч була. Әмма бу тамашада хикәятләрнең кызык булуы артистларның уңышлы уйнавына бәйле. Бу авыр миссияне Айрат Фатыйхов, Айнур Баянов, Дамира Сәетова кызыклы итеп күрсәтә алды. Спектакльнең төп героинясына әйләнеп кайтып, тагын шуны әйтәсе килә. Әлбәттә, Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллинага үзенә каршы көчләргә каршы көрәшмәүче, барысына сүзсез риза булып торучы героиняны уйнавы бик җиңелдән булмагандыр. Чөнки без, тамашачыларның, күп урында Зөһрәне кимсетүчеләрне каты итеп туктатасы, урынына утыртасы килә. Әмма жанр таләбе буенча героиня түзә, эндәшми. Һәм бу уйнау өчен авыр урыннарны актриса бик отышлы итеп бирә. Аларда кайгыруны күрсәтергә теләп актриса үрсәләнми, ясалма кыланмый, шуның белән ул тамашачыга тагын да ныграк ошады. Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллинаның уенын яраттылар, сәләте белән сокландылар. Һич-шиксез, бу спектакльдән соң актрисаны үз иткән, аңа гашыйк тамашачыларның саны бермә-бер артты.
Сәхнә бизәлешенә килгәндә, Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина бүгенге мөмкинлекләрне бик отышлы файдаланган. Зур күләмле һәм авыр декорацияләр кормаган. Компьютер һәм яктылык ярдәмендә кирәкле җиһазларны һәм тиешле атмосфераны тудырган. Героиняның эчке тойгыларын аңлатучы авыр-авыр болытлар һәм биек-биек таулар, яки йолдыз тулы офык, шулай ук кар явуы һәм башка картиналар, тамашачының кәефенә нык йогынты ясый, сәхнәдә барган хис-кичерешләрне баетып җибәрә. Кирәкле урында югарыдан төшерелә биреп алынган йорт күренешләре тирән мәгънәгә ия. Башлангыч сәхнәләрдә алар алтын йөгертелгән, героиняның алтын читлек эчендә яшәвенә ишарә ясаса, соңгы сәхнәләрдә ул корылмаларның үзгәрә баруы да төп героиняның язмышының уңай якка үсешен вәгъдә итә.
Героиняның хәл-торышын, эчке тойгыларын, аларның үзгәрә баруын музыка нык баета, телсез сәхнәләрне төшенергә ярдәм итә. Шушы ук сүзләрне спектакльнең хореографиясенә карата да әйтергә мөмкин. Югарыда әйтүемчә, биюләр ярдәмендә режиссер сюжетның озын-озак итеп күрсәтелергә тиешле урыннарын кыска күренешләр белән ачып биргән. Спектакльнең музыкасының уңышлы эшләнүенә тукталып, сәхнәне шушы җәһәттән дә, хореография буенча да режиссер Илдар Вәлиев үзе бизәгәнен әйтергә кирәк. Һәм алар бик уңышлы килеп чыккан.
Костюмнарның заманга, геройларның характерына һәм язмышына туры килүен сызык өстенә алу мөһим. Костюм буенча рәссам – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанованы уңышлы эше белән котларга мөмкин. Пьесаны укымыйча, спектакльне бер карауда туган эмоциональ тәэс-соратлар белән бүлешүне шуның белән төгәллим. Әлбәттә, ул төрле яклы профессиональ тикшеренүгә дәгъва итә алмый. Әмма минем генә түгел, барлык тамашачыларның әсәрдән алган матур һәм уңай тойгыларын аңлатадыр. Спектакльгә төрле яктан анализ ясаган төпле рецензияләр киләчәктә булыр дип өметләнәм.
Наил Гаетбай.