+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 декабрь 2022, 09:05

Интерактив "Яңа ел календаре" әзер

Яңа ел каникуллары чорында Башкортстанда төрле мәдәни чаралар узачак.

Интерактив "Яңа ел календаре" әзерИнтерактив "Яңа ел календаре" әзер
Интерактив "Яңа ел календаре" әзер


Гадәттәгечә, оештыручылар кышкы каникулларны һәркем күңеленә хуш килерлек, гаиләсе һәм якыннары белән күңелле һәм файдалы үткәрерлек итеп төзергә тырышкан. Алырның девизы үзгәрешсез: «Башкортстан - сәламәтлек һәм мәдәният, спорт һәм туризм территориясе".

Өченче ел рәттән интерактив "Яңа ел календаре" әзерләнде. Анда Башкортстан шәһәрләре һәм районнарының административ үзәкләрендә, шулай ук республика мәдәният учреждениеләрендә бәйрәм чаралары тупланган. Теге яки бу муниципалитет буенча планның тулы исемлеге белән танышу өчен аларның сайтына сылтама буенча күчәргә кирәк.

Сезне кызыксындырган шәһәрне, районны яки учреждениене сайлагыз, аңа басыгыз һәм үзегезнең «Кышкы каникулларның гаилә календаре»н төзегез. Календарьда оештыручылар карары буенча үзгәрешләр булырга мөмкин.
Бу хакта тулырак https://kulturarb.ru/ru/ng-2023 сайтында танышырга мөмкин.

Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас