+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 декабрь 2022, 06:55

“Кукарача”дан бүгенге көнгә кадәр

30нчы еллар башында кинематографка үсәргә мөмкинлек биргән технология барлыкка килә. Бельгиядә Жозеф Плато һәм Австриядә Симон фон Штампфер бер үк вакытта диярлек “фенакистоскоп” җайланмасын уйлап тапканнар, тишекле әйләнүче диск ярдәмендә рәсемнәр сериясен күрсәтергә мөмкин булган, бу хәрәкәтләнүче образ эффектын тудырган.

“Кукарача”дан бүгенге көнгә кадәр“Кукарача”дан бүгенге көнгә кадәр
“Кукарача”дан бүгенге көнгә кадәр

Беренче кинематография системасын Томас Эдисон һәм аның хезмәттәше Уильям Диксон эш­ләгән­нәр. 1890 елда беренче кинокамера — “кинетограф” ә инде 1891 елда фильмны трансля-цияләргә мөмкинлек бирүче беренче прибор – кинескоп барлыкка килә. Ә 1895 елда Луи һәм Август Люмьерның “синематограф” булдырулары технологияне шактый камилләштерә – прибор кече-рәя, җиңеләя һәм тасма куллану киметелә.
1895 елның 28 декабрендә Парижда Капуцинок бульварында бертуган Люмьерларның беренче синематограф сеансы була. Нәкъ менә шул дата Халыкара кино көнен бәйрәм итү көне булып тора. Бу көнне “Почта поездының килүе” дип аталган беренче кыска метражлы фильм күрсәтелә, ул нибары 50 секунд дәвам итә.
Русиядә беренче фильм премьерасы 1908 елның 15 октябрендә була. Җиде минут дәвам иткән “Понизовая вольница” фильмының режиссеры Владимир Ромашков була.
Башта кино аклы-каралы һәм тавышсыз була. Ә инде дөнья­дагы беренче тавышлы фильм 1922 елның 17 сентябрендә Берлинда күрсәтелсә, беренче төсле фильм 1902 елда ук чыгарылган. Ул тамашачыларда әлләни тәэ­сир калдырмый, чөнки анда бары тик кызыл һәм яшел төс кулланыл­ган була. 1934 елда “La Cucaracha” дип аталган беренче тулы төсле кыска метражлы фильм дөнья күрә. 1950 елларда магнитлы һәм стереофоник тавыш яздыру кебек техник яңалыклар барлыкка килә.
Бүген инде киноны иң югары технологияләр кулланып төшерә-ләр. Ул һәр ил мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Кино дөньясы ел саен фестивальләр үткәрә һәм яңа исемнәр ача.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас