+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 декабрь 2022, 05:44

Шагыйрьләр Дүртөйлене үз итә!

Шәһәр үзәк китапханәсендә билгеле каләм осталары Халисә Мөдәрисова һәм Рамил Чурагулов белән тирән эчтәлекле очрашулар узды.Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Нуриман районының шәрәфле шәхесе, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты, “Гәлсәр сандугач” бәйгесенең “Ел җыры” дипломанты, берничә тапкыр Татарстанның “Ак Барс” бүләге иясе, “Кызыл таң”, “Башкортостан кызы” басмалары лауреаты, күренекле шагыйрә, прозаик һәм драматург Халисә Мөдәрисова белән очрашуга аның иҗатына мөкиббән яше-карты җыелган иде.

Шагыйрьләр Дүртөйлене үз итә!Шагыйрьләр Дүртөйлене үз итә!
Шагыйрьләр Дүртөйлене үз итә!
Кичә Халисә Мөдәрисова сүзләренә язылган “Балан” җыры белән башланды. Җырны “Ак калфак” оешмасының “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзалары Әнисә Хакова белән Римма Тимербаева башкарды. Бу матур җыр заманында Хәния Фәрхи репертуарында да яңгырады.
Халисә Мөдәрисова 1953 елда Ишембай шәһәрендә туган, балачагы Иглин районының Үктәй авылында үткән. Нуриман районының Бәйгелде авылында урта белем алганнан соң, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, Илеш, Нуриман районнарында укытучы, мәктәп директоры, мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли.
Шагыйрәнең иҗат җимешләре Башкортстан һәм Татарстан вакытлы матбугатында әледән-әле дөнья күрә. Халык яратып башкарган күп кенә җыр текстлары авторы буларак та Халисә Мөдәрисованың исеме әдәбият һәм сәнгать сөючеләр арасында киң билгеле.
Кичәдә Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзалары Илдус Тимерханов, Светлана Васикова, язучы, драматург, үзешчән композитор Мөдәрис Мөсифуллин, шагыйрь Рафаил Хафизов, Дүртөйле китапханәләр челтәре директоры Елена Хәлиуллина, “Дулкын” әдәби-иҗат клубы әгъзалары Клара Сафарова, Флүрә Газизова, Әнисә Ягъфәрова, “Раушан” хатын-кызлар клубы, “Изге ай” халык фольклор ансамбле талантлары Халисә Сәгыйть кызына үзләренең җылы теләкләрен җиткереп, шигъри гөлләмәләр, чәчәкләр, җыр-моң бүләк иттеләр.
Шагыйрә исә үз чиратында бәйрәмдә катнашучыларны күпкырлы иҗаты белән якыннанрак таныштырды һәм яңа шигырьләрен укып ишеттерде, әсәрләренең язылу тарихын сөйләде, китап сөючеләрнең бик күп сорауларына җавап бирде. Шулай ук университетта бергә укыган курсташы, озак еллар журналистика өлкәсендә хезмәт салган Рәмидә Әүхәдиеваның чыгышы да ямь өстенә ямь булды. Ул да әле генә табадан төшкән шигырьләрен укыды.
Халисә Сәгыйть кызы тамашачыларга автографлы китапларын бүләк итте.
“Ак калфак”ның “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзалары татар халык җырларыннан торган концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Кичәне бик җылы, матур итеп алып барган китапханәчеләр Зөлфә Хисаметдинова белән Зәлфия Сәетовага зур рәхмәтлебез.
* * *
Икенче очрашуда Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, “Гәлсәр сандугач-2002”, “Татар җыры-2001”, “Алтын Барс” премияләре лауреаты, меңнән артык җыр авторы, җырчы-башкаручы Рамил Чурагулов, Башкортстанның атказанган артисты, тирән моң иясе Лилия Рәсүлова һәм аларның якын туганнары катнашты.
Рамил Чурагулның исемен илебезнең татар, башкорт халкы яшәгән барлык почмакларында да беләләр. Аның сүзләренә язылган “Әйтмә син авыр сүз”, “Моңнар кайтсын авылга”, “Туганнарның кадерен бел”, “Күрше хакы – Тәңре хакы” кебек җырлар татар һәм башкорт җыр сәнгатенең “алтын фонды”на керделәр.
Республикабызның Кырмыскалы районы Иске Аташ авылында туып-үскән шагыйрь җыр сәнгатендә тугандаш ике халык өчен дә тырышып хезмәт итә.
Заманында “Бергәләп җырлыйсы җырлар бар” җыентыгына баш сүз язган Әнгам Атнабай, аның иҗатына югары бәһа биреп, Чураголны “якты хисләр җырчысы” дип атаган һәм шигърият юлына фатыйхасын биргән иде.
Рамил иҗатына югары бәяләмәне шулай ук шагыйрьләр һәм язучылар Наҗар Нәҗми, Равил Бикбай, Муса Сираҗи, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин, Хәсән Назар, Риф Тойгын, Тамара Ганиева, җырчылардан халкыбыз сандугачлары Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдинов һәм башка мәртәбәле шәхесләр бирде.
Күп башкаручылар Рамил Чурагул сүзләренә язылган җырлар белән тамашачылар сөюен яулады. Легендар җырчыларыбыз Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Халидә Бигичева, Фән Вәлиәхмәтов та аның иҗат җимешләрен бик яратып сәхнәгә чыгарды.
Рамил чараны үзенең “Туган йорт тәрәзәләре” җыры белән башлап җибәрде. Кичә музыкаль номерлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Лилия Рәсүлева һәм аның улы Айдарның җырлары ямь өстенә ямь булды. Тамашачылар, дәртле җырлар яңгыраганда, дәррәү кузгалып, биеп тә алды.
Шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин, Уфа-Казан теплоходында Рамил Чурагул белән бергә ял иткән вакытны искә алып, аңа үз китапларын бүләк итте.
Дүртөйле “Дулкын” әдәби берләшмәсе әгъзасы Флүрә апа Газизова Рамилгә атап язган шигырен укып ишеттерде.
Дүртөйленең Ветераннар совете рәисе Рамил Ваһапов:
– Сезнең җырларыгыз моңландыра, уйландыра, дәртләндерә. Йөрәктән чыккан моң гына йөрәккә барып җитә. Җырларыгыз безнең тормышыбызны бизи, – дип, рәхмәтен әйтте.
Кичә бер тында узды. Бүген дә иҗатында туган нигез, туган ил, Туган тел, гаилә һәм мәхәббәт темасы үзәк урын алып торган шагыйрьгә тамашачылар яңадан-яңа уңышлар теләп, күтәренке кәеф белән хушлашты.

Светлана Васикова.
Дүртөйле шәһәре.

Фото: М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас