

Белүебезчә, Русия Президенты Владимир Путин Указына ярашлы, 2022 ел, Русия халыкларының мәдәни мирас елы буларак, тарихта калды. Бөтендөнья башкортлары Корылтае башлангычы белән 2022 елда тоташ Башкортстанда игълан ителгән Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы үзенең матур нәтиҗәләрен бирде. Бу абруйлы чара йомгакларын ел ахырында республика дәрәҗәсендә барлауга багышланган чараларда да зур эш башкарылуы билгеләнде. Максатлы юнәлештә эшчәнлеге хуплау тапкан тө-бәкләр арасында Әлшәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге булуы аерым әһәмияткә ия. Халык мәдәниятен үстерү һәм рухи мирасны саклауда әлшәйлеләрнең өлеше турында мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов бәян итте.
— Мәдәни һәм рухи мирас — ата-бабаларыбыздан күчкән төп байлык, аларда халык тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар, гореф-гадәтләр, зурлап әйткәндә, замана сулышы саклана. Рухи мирасның кадерен белгәндә генә киләчәккә ышанычлы атларга була. Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы барышында районыбызда югарыда күрсәтелгән таләпләр өстенлек алуы гаҗәп түгел. Күмәк чараларда төп юнәлешләр итеп халык иҗатын һәм сәнгатен популярлаштыру, фольклор мирасын барлау, халкыбызның мәдәни традицияләрен, тарихын һәм комарткыларын, этномәдәни күптөрлелеген һәм үзенчәлеген саклау куелды. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтим: максатлы чараларга район мәдәният тармагының барча иҗади коллективлары һәм хезмәткәрләре җәлеп ителеп, милли бәйрәмнәр, очрашулар, кичәләр рухи күтәренкелектә, күп халык катнашлыгында оештырылды.
Русия халыкларының Мәдәни мирас елы рәсми рәвештә март аенда Раевка социаль-мәдәни үзәгендә колачлы бәйрәм чаралары белән ачылды. Анда халык иҗатына багышланган гамәли күргәзмәләр үтте, үзешчән сәнгать осталары бай концерт программасы тәкъдим итте. Гомумән, районның мәдәни-мәгълүмат учреждениеләре челтәре шактый зур, аңа 23 мәдәният йорты, 18 авыл клубы, күпсанлы китапханәләр, балалар сәнгать мәктәбе керә. Алар катнашлыгында Мәдәни мирас елына багышланган йөзләрчә күләмле чаралар үткәрелеп, халык сәнгатен халыкка кайтару, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә матур нәтиҗәләргә ирешелде.
Безнең төбәк электән палас тукучылар белән дан тота, хәзер инде башкорт паласы Әлшәй районының хаклы брендына әверелде. Бу юнәлештә палас тукучыларның осталыгын арттыру максатында төрле чаралар үткәрү — матур бер гадәт хәзер. Март уртасында Раевканың социаль-мәдәни үзәгендә Мәдәни мирас елы кысаларында “Пушкин картасы” программасында катнашучылар өчен “Замана” фольклор коллективы җитәкчесе Айгөл Нуриәхмәтова һәм “Агинәйзәр” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәйсә Мөфтиева осталык дәресләре бирде. Чараны оештыручылар палас туку серләре турында сөйләде, бу юнәлештә киңәшләрен биреп, тәҗрибәләре белән уртаклашты. “Пушкин картасы” программасының киң таралу алуын да билгеләргә кирәк. Анда катнашучыларга этномәдәният буенча бай тарихи материал, шул исәптән башкортларның тормыш-көнкүреш йолалары, милли бәйрәмнәре турында мәгълүмат тәкъдим ителде, җәядән ук атуда осталык дәресләре күрсәтелде.
Көннәр язга авышу белән Мәдәни мирас елына багышланган чараларның бигрәк тә киң колач алуына басым ясар идем. Апрельдә, мәсәлән, республика күләмендәге берничә милли бәйрәм оештырылды. Алар арасында төп урынны матур бизәкләре белән балкыган палас тукучыларның V республика фестивале алып торды. Башкорт паласына багышланган бу бәйрәмнең 10 еллык тарихы бар, ул “Тарихларны бәйләүче җеп” исеме астында оештырыла. Раевка авылының үзәк мәйданында үткән мәртәбәле чарада Башкортстанның барча палас сугу осталары катнашты. Атап әйткәндә, республиканың 20 төбәгеннән килгән 60тан артык оста үзләренең иң күркәм эшләрен тәкъдим итте. Паласларның иң бай коллекциясе Әлшәй районы осталарыныкы булып чыкты. Шуны да белдерәсе килә: нәкъ менә безнең төбәк осталарының тырышлыгы белән башкорт паласының милли үзенчәлекләре кадерләп сакланып, хәзерге чорга килеп ирешкән дә инде. Әлеге фикерне палас фестивален оештыручылар һәм бәйрәм кунаклары, һөнәри бәйге җиңүчеләре – данлыклы палас осталары да яклап чыкты. Димәк, Мәдәни мирас елы куйган бурычларның берсе — милли үзенчәлек-ләрне күз карасыдай саклауга Әлшәй төбәге үзенең лаеклы өлешен кертте. Башкорт паласының районның брендына әверелүе дә моны раслый.
Халык күңелен яулаган милли бәйрәмнәр арасында авылларда үткәрелгән, шулай ук район дәрәҗәсендәге сабантуйлар аерым урын тота. Хезмәт, спорт һәм ял бәйрәмнәре Мәдәни мирас елы максатларына тулысы белән җавап бирүе, аның рухына тәңгәл килүе белән дә әһәмиятле. 4 июньдә районның Салават Юлаев исемен йөрткән данлыклы мәйданында оештырылган Әлшәй сабантуе милли рухтагы колачлы тамашалары белән моңа ачык мисал булды. Соңгы елларда район авылларында хезмәт һәм ял бәйрәмнәре үткәрүнең тергезелә башлавы – күңелгә якын һәм матур күренеш. 2022 елда 9 авылда истәлекле даталарга багышлап бәйрәмнәр оештырылды, алар сабантуй һәм якташлар очрашуы исемнәре астында үтте. Ташлы авыл сабантуе милли чараларга бай булуы белән аерылып торды, биредә спорт бәйгеләре белән берлектә хезмәт алдынгыларына, төбәкнең данлыклы шәхесләренә олы кадер-хөрмәт күрсәтелде. Кыпчак-Әскар, Кункас, Казанка, Никифар, Кырым, Түбәнге Әврез, Слак, Воздвиженка һәм Трунтаиш авыллары бәйрәмнәре зур уңыш белән үтте, халыкта якты тәэсир калдырды. Авыл бәйрәмнәрен берләштергән төп үзенчәлек булып халыкның туган төбәге тарихына битараф булмавы тора, дип әйтер идем. Икенчедән, соңгы чорда авылларда социаль яктан зур үзгәрешләр күзәтелә, атап әйткәндә, авыллар матурлана. Моңа бәйрәмгә әзерлек барышында төбәкләрдә төзекләндерү эшләренең киң җәелдерелүе дә булышлык итә, аларда халык актив катнаша. Электән килгән гореф-гадәтләргә тугры калып, авыл кешеләре көнкүрештә матурлыкка омтыла. Мәдәни мирас елында гаять зур мәгънәгә ия бу.
Авылларда оештырылган хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар тарихи үткәнебезгә, Бөек Ватан сугышында, соңгы елларда булган хәрби бәрелешләрдә катнашкан ил сакчыларына карата ихтирамның артуына дәлил булып тора. Түбән Әврез авылында Русия Герое
Р. Р. Ихсановка мемориаль такта куелды, Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә, тыл батырлары хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Якташ-яугирләрнең якты истәлеге Сарыш, Кункас, Васильевка, Идрис авылларында да мәңгеләштерелде. Мондый чараларның яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә әһәмияте зур, шул ук вакытта, алар ил азатлыгы өчен көрәшләрдә гомерен биргән авылдашларга кадер-хөрмәт, ихтирам билгесе булып та тора. Халык күңелендә ныклы урын алган мондый бай мирастан баш тартырга хакыбыз юк.
Борынгы гореф-гадәтләргә, тормыш-көнкүрештә элек зур урын тоткан йолаларга да кагыла бу. Мәсәлән, Түбәтәй авылында Самавыр бәйрәме зур уңыш белән үтте. Анда борынгы самавырлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Мондый көнкүреш әйберләрен халык бүген дә кадерләп саклый икән. Бәйрәмне самавыр турындагы җырлар белән бергә, аңа бәйле уеннар, бәйгеләр дә бизәде.
Әбдрәшит авылында төбәк тарихына, хезмәт алдынгыларына, гомерен “Заря” хуҗалыгында фидакарь хезмәткә багышлаган якташларга турыдан-туры кагылышлы истәлекле вакыйга булды – биредә авыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачылды. Туган төбәккә тугрылык, ата-аналарга карата олы хөрмәт чагыла анда.
Авылларда һәм район дәрәҗәсендә Мәдәни мирас елына багышланган күмәк чараларның тематикасы гаять күптөрле булуын да билгеләү мөһим. 26 августта Башкортстанның милли батыры, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның туган көненә багышланган тантаналы митинг анда катнашучыларның күңелендә ватанпәрвәрлек рухын уяткандыр. “Милли кием көне”нә багышланган чаралар да максатына иреште, дип әйтер идем, чөнки аңа соңгы елларда игътибар арту сизелә.
Җәядән ук атуның исә безнең төбәктә, спорт төре буларак, зур үсеш кичерүен билгеләргә була. Мондый чараларны оештыруны үз иңемә алуым белән хаклы горурланам, чөнки уңай нәтиҗәләр күзгә күренеп тора. Мәдәни мирас елы кысаларындагы чаралар программасында ныклы урынын алды ул. Ел дәвамында җәядән ату буенча дистәләгән төбәктә осталык дәресләре үткәреп, шуңа инандым: осталыкка ирешү белән бергә, бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр милли-мәдәни үсеш тә кичерә.
Башкорт халык эпосы “Урал батыр” — мәдәни мирас буларак безнең горурлык. Аңа багышланган чараларның киң колачлылыгын якташлар тоеп тора. Октябрь ахырында, мәсәлән, халык эпосын сәнгатьле уку буенча халкыбыз чәчәне Розалия Солтангәрәева осталык дәресләре үткәрде. Ноябрь азагында исә шул ук автор башлангычы белән “Урал батыр бәйрәме” оештырылды. Эпос буенча кышкы бәйрәмнең программасы гаять бай иде, милли бәйгеләр һәм уеннар үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелеп барды.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Фәнүр Гыйльманов язып алды.