Утырышта республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, сенаторлар, депутатлар, мәдәният өлкәсендәге муниципаль белгечләр, шулай ук сәнгать эшлеклеләре катнашты.
Утырышта традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, дәүләт мәдәни сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Башкортстан Башлыгы чыгышында алдагы чорга мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшнең өстенлекләрен билгеләде.
- Яңа ел алдыннан без Советның беренче утырышын уздырабыз. Аның составына мәдәниятебез һәм сәнгатебезнең иң күренекле вәкилләре - танылган һәм абруйлы шәхесләр керергә ризалык биргәнегез өчен рәхмәт. Безнең утырышлар эксперт мәйданчыгы булачак, анда без бергә мәдәниятне үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләячәкбез, – диде Радий Хәбиров. - Безнең очрашу үзенчәлекле вакытта уза. Махсус хәрби операция барышында һәм көнбатыш илләре белән көрәшкәндә без илебезне, мәдәниятебезне һәм әхлакый кыйммәтләребезне саклыйбыз. Күптән түгел мин Донбасста булдым, Башкортстан батальоннары һәм мобилизацияләнгән кешеләр белән аралаштым. Алар һәркемгә зур сәлам җиткерәләр. Бу егетләр өчен безнең ярдәм бик мөһим. Мәдәният Советы шул исәптән безнең тырышлыгыбызны да берләштерер дип уйлыйм.
Фото: Башкортстан Башлыгы