+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 гыйнвар 2023, 15:30

Фестивальдә җиңүчеләр кем булды?

Уфада Башкортстанның Туризмны үстерү үзәге ярдәме белән узган "Terra Zima-2023" Яңа ел фестивале гөрләп узды.

Фестивальдә җиңүчеләр кем булды?Фестивальдә җиңүчеләр кем булды?
Фестивальдә җиңүчеләр кем булды?

Фестиваль кысаларында бүген Агыйдел елгасы ярында ук-чаңгы биатлоны оештырылды. Чарада Башкортстанның шәһәр һәм районнарыннан укчылар катнашты. Ирләр белән бергә узышта хатын-кызлар да катнашты. Катнашучыларга 1500 метр үтәргә һәм 3 мишеньгә атарга кирәк иде.

Ир-егетләр арасында ярышларда җиңүче булдылар:
1 урын, Нуриман Хәйруллин, Әбҗәлил районы;
2 урын, Фәрит Юлдашбаев, Уфа районы;
3 урын, Илназ Узәнбаев, Учалы районы.

Хатын-кызлар арасында призлы урыннарны түбәндәгеләр яулады:
1 урын, Зөһрә Сәфәргулова, Ишембай;
2 урын, Венера Юлдашбаева, Уфа;
3 урын, Айгөл Галиуллина, Белорет.

Бүген, фестивальнең йомгаклау көнендә, Агыйдел яр буенда атлы-чана экипажлары парады да узды. Уфада Яңа ел фестивале кысаларында ул 3нче тапкыр оештырылды. Парадта Башкортстанның 23 муниципалитетыннан командалар катнашты.

Парад кысаларында җигүләрнең иң матур бизәлеше һәм оригиналь иҗади «визитка» бәйгесе узды. Жюри катнашучыларны 4 номинациядә бәяләде.

Бәйгенең төп призын Дүртөйле районыннан ат-чана экипажы алды. Яңа ел бәйгесенең иң югары бүләгенә быел команда өченче тапкыр лаек булды!

"Иң дәртле экипаж" Караидел районыннан булды. Бакалылылар “Иң матур җигү” номинациясендә лауреат булды.

Чишмә районы командасына үз экипажын тәкъдир итүдә тиңнәр булмады. Алар “Иң оригиналь презентация” номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Яңа ел җиһазының иң матур бизәлеше Кушнаренко районында иде. Аларга «Иң яхшы бизәлеш» номинациясендә приз бирелде. Лауреатлар акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Фестивальдә җиңүчеләр кем булды?
Фестивальдә җиңүчеләр кем булды?
Фестивальдә җиңүчеләр кем булды?
Фестивальдә җиңүчеләр кем булды?
Фестивальдә җиңүчеләр кем булды?
Фестивальдә җиңүчеләр кем булды?
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас