

Елның шушы сихри мизгеле җиткәндә һәркем могҗиза көтә һәм ... Кыш бабайга ышана. Кем кем, ә менә Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский моны төгәл белә. Чөнки ул кышбабайлыкның “яндырып көлен ашаган”, димәк, иң тәҗрибәлеләрнең берсе. Барысы да театрда Яңа ел тамашаларыннан башлана. Үзенең Кыш бабай ролен инандыргыч итеп башкаруын кечкенә кызы Әдиләдә тикшереп карый. Ул ышана икән, димәк, барысын да дөрес эшли.
Өлкәннәр маскарадларында, шәһәр Чыршы бәйрәмнәрендә янында Карсылуы – тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова була. Кыш бабай-Карсылу “эпопея”сендә кызык та, кызганыч та хәлләр аз булмый, әлбәттә. Шундый бер очрактан соң Лениза Мәүләви кызы Карсылудан Кар әбекәе образына күчә. “Бик озак еллар Кыш бабай белән Карсылу булып йөрдек. Бер елны концерт залыннан чыгып, баскычтан төшеп киләбез, шунда ниндидер егетләр каршыга очрады. “Карагыз әле, нинди өлгереп җиткән Карсылу. Мондыйны беренче тапкыр күрәм”, – диде егетләрнең берсе. “Карагыз әле”, дигәч, мин “чибәр, матур, сөйкемле Карсылу”, дип комплимент әйтер дип көтәм әле”, – дип көлә Лениза.
Ә бер елны 31 декабрьдә Кыш бабай белән Карсылуны бер шифаханәгә бәйрәм оештырырга чакыралар. Лениза белән Символ кунакларның күңелен күрә, тик менә үзләре, буран чыгу сәбәпле, ниятләнгән вакытка кайтып өлгерми. Яңа елны юлда шампан шәрабы аттырып каршылыйлар. Тик моның өчен һич борчылмыйлар. Елны эштә каршылыйсың икән, алдагы елда да яраткан эшебез булып торыр, дип юрый Гайнетдиновлар. “Яңа елны ничек каршылыйсың, ел шулай киләчәк, диләр бит әле. Без һәрвакыт тамашачылар белән каршы алдык һәм ел буе алар белән бергә булдык. Эшләдек тә эшләдек, концертларыбыз күп булды. Шуңа күрә без бу гыйбарәгә ышанабыз һәм елның соңгы көнендә эшләргә, тамашачылар янында булырга тырышабыз”, – ди Символ Сәлим улы.
Капчыгында бүләкләр генә түгел, хатирәләр дә йөрткән Кыш бабаебыз шуларның тагын берсен сөйләп үтте.
Чаллыда яшәгәндә бер елны 31 декабрьдә Гайнетдиновлар шәһәрнең төп чыршысы янында эшли. Кыш бабай да, Карсылуда да киез итектән була. Чыршы янына килсәләр, кар эреп беткән, җирдә су, күлләр тонып тора. Киез итекләре белән “йөзәләр” генә.
Яңа ел чорында “Кызыл таң” коллективының да яраткан Кыш бабае ул Символ Сәлим улы. Ә инде тагын да якты хатирәләр калдырганы – Символ Гайнетдиновның Русия күләмендә татар Кыш бабае булып чыгыш ясавы. Илебездә яшәүче төрле милләтләрнең суык бабайларын “Могҗизалар кыры” тапшыруы чакыргач, ул анда татар Кыш бабае булып катнаша.
Бүген Символ Гайнетдин-Агыйделский өч оныгы өчен дә бик теләп Кыш бабай була, ә кызы Әдилә – әлбәттә инде, Карсылу. Күпьеллык тәҗрибәсе нигезендә ул бер нәрсәгә аермачык инанган – елның иң сихри мизгелендә өлкәннәр дә Кыш бабайга ышана. Һәм ул аларның күңеленә өмет-ышаныч салырга һәрвакыт әзер.
Резеда НУРТДИНОВА.
Фото гаилә архивыннан.