Уфа “Нур” татар дәүләт театрының легендар актрисасы, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Гыймадлислам кызы туган көнен билгели. Ул, өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә сәхнәдә.
Матур образлары, рольләре белән тамашачыларны куандыра. Ул катнашкан спектакльләр аншлаг белән уза.
"Кызыл таң"чылар яраткан артистыбызны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлый! Ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, бәхет, чагу рольләр телибез!
Фото: ВК