+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 гыйнвар 2023, 18:25

Искиткеч актриса һәм гүзәл кеше иде...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, СССРның халык артисты Инна Чурикова вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашты.

Искиткеч актриса һәм гүзәл кеше иде...Искиткеч актриса һәм гүзәл кеше иде...
Искиткеч актриса һәм гүзәл кеше иде...

"СССРның халык артисты Инна Михайловна Чурикованың вакытсыз вафат булуы сәбәпле, мәрхүмәнең туганнары һәм якыннары, "Ленком" театры коллективының, театр һәм кино сәнгатен яратучыларның тирән кайгысын уртаклашам.
Башкортстан халкы һәрвакыт республикабызның Бәләбәй шәһәрендә туып-үскән, Инна Чурикованың якты талантын, сәхнәдә һәм кинода иҗат ителгән төрле үзенчәлекле образларын тоеп яшәде. Күренекле актрисаның кабатланмас осталык, эчкерсезлек, бай хис-кичерешләренә сокланды, алар тамашачыларның йөрәгендә яңгыраш уятты. Искиткеч актриса һәм гүзәл кеше Инна Михайловна Чурикова турында якты истәлек һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк", - дип язган үзенең телеграмм-каналында төбәк җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас