+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 гыйнвар 2023, 06:35

Кече Ватан илһамландыра!

Республикада "Атайсал" проекты һәм Башкортстанда кече Ватан өчен файдалы эшләр елы кысаларында "Атайсал" шигырьләр конкурсы игълан ителде.

Кече Ватан илһамландыра!Кече Ватан илһамландыра!
Кече Ватан илһамландыра!



Әхмәт-Зәки Валиди исемендәге Милли китапханәсе "Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе һәм Башкортстан Композиторлар, Язучылар берлекләре белән берлектә кече Ватанга багышланган үзләре язган шигырьләр конкурсы игълан итә.
Бәйге Башкортстан Республикасының халык артисты, композитор Рим Хәсәнов башлангычы белән үткәрелә: "Атайсал" исеме астында иң яхшы шигырьгә конкурс оештыру идеясе туды. Бу проект кече Ватанны тормыш нигезе, аның башлануы һәм дәвамы буларак аңлауга үз өлешен кертер дип уйлыйм", – ди проект турында композитор. Конкурсның максаты - әдәби иҗатка сәләтле, башкорт һәм урыс телләрендә язучы талантлы шагыйрьләрне ачыклау.
Конкурста ике дәүләт телендә (урыс, башкорт) шигырьләр тәкъдим итәргә мөмкин. Яшь чикләре юк. Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк.
Шигырьләрне "Атайсал" төркеменә яки Телеграмканалның https://t.me/ataysalrb
чат-ботына җибәрергә мөмкин.
Тулырак: https://vk.com/doc137296596_659411149?hash=oipZ9UHJRJa12IEECCK9NedhWTgqlmUJLXwj05rHD3L&dl=OOTA8SYdqI32F4QVPc8oO41zmtGrLilsAwZHzphQyyP
яки https://t.me/ataysalrb.

Фото: ВК

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас