Узган гасырның туксанынчы елларында Уфада Казан артистлары белән берлектә концерт кую юк иде, хәзерге “солянка”лар тумаган иде әле ул чорда. Бу тәҗрибә “Шәрык-шоу” концертларыннан соң ныклап файдаланыла башлады.
Шундый концертларның берсенә чакырып, Әлфия Афзаловага шалтыратам. Нык кына уңайсыз. Беренчедән, әткәй-әнкәйләр заманында ук, хәзергечә әйтсәк, “йолдыз” ул. Икенчедән, нәкъ шул вакытта аның катлаулы операция ясатып, менә-менә тернәкләнеп килгән вакыты. Шулай да сүзне таптым, “Килерсезме икән?” — дия алдым.
— Ничек килмим ди инде, киләм, халкым мине күреп калсын! — диде ул.
Үзе шундый бөек җырчы, сәламәтлеге дә шәптән түгел дип, без аңа Мәскәү йолдызлары да канәгать калырдай яшәү шартлары тәкъдим иттек. Әмма ул алар белән килешмәде, миңа вакытлыча бер бүлмәле генә фатир булса иде, дип белдерде. “Анда берәр карчык яшәп ятса да яхшы”, дип өстәде. Без аны чыннан да олы яшьтәге бик пөхтә апа янына фатирга керттек. Уфада булганда көн дә аралаштык, озак итеп сөйләшеп тә утырдык.
Нинди сүз башласа да, ул “Илһаметдин” белән тәмамлана иде...
Әлфия апа, Сез безнең йөрәктә. Сәхнәдә Сезнең урын әлегә буш. "Әлфия"ләр сирәк туадыр шул.