+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 гыйнвар 2023, 12:30

Хыянәтне ике тапкыр кичергән...

"Изге ай” ансамбле җырчысы Халидә Бигичеваның да язмышы бик катлаулы булган.

Хыянәтне ике тапкыр кичергән...
Хыянәтне ике тапкыр кичергән...

Ул беренче ире белән дә хыянәт өчен аерылышкан.

"Әхмәт абыемны җирләп килгәндә беренче ирем өйдә юк иде... Мин аны дусларында гына кунып калгандыр дип уйладым. Улым белән икенче көнне дә көттек — кайтмады...

Эзләргә керештем. Аңа кадәр шалтыратып, аның икенче бер ханым белән чуалуын җиткергәннәр иде, ә мин, тиле, ышанмадым. Морглардан, хастаханәләрдән эзләп тә таба алмагач, иреңнең сөяркәсе бар, дигән хәбәрне җиткерүчегә шалтыраттым.

“Җитәкләшеп киләләр, култыклашып кайтып китәләр. Ирең исән... Мин кисәткәндә нәрсә карадың?” — диде.

Ә бит шулкадәр яратышкан ярым иде. Аның мине кулларында гына күтәреп йөрүе, чүп түгәргә чыкканда маңгаемнан, кергәч битемнән үбеп алулары, тәмле итеп ашарга пешерүләре... Эшендә дә безне гел сөйләп кенә торган, кызыгучылар табылган", - дип сөйләгән җырчы "Шәһри Казан" гәзите хәбәрчесенә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: