+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 гыйнвар 2023, 17:21

Радий Хәбиров Яңа Тәтешле авылы мәдәният йортын карады

Тәтешле районына эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров Яңа Тәтешле авылы мәдәният йортында да булды. Биредә республика удмуртларының милли-мәдәни үзәге һәм Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йортының тарихи-мәдәни үзәге урнашкан.

Радий Хәбиров Яңа Тәтешле авылы мәдәният йортын карадыРадий Хәбиров Яңа Тәтешле авылы мәдәният йортын карады
Радий Хәбиров Яңа Тәтешле авылы мәдәният йортын карады

Тәтешле районы республикада удмуртларның рухи һәм мәдәни үзәге булып тора. Биредә гореф-гадәтләр, йолалар, фольклор, көнкүреш уникаль предметлары сакланган. Авыл мәдәният йорты 1988 елдан бирле эшли. Удмуртия тарихи-мәдәни үзәге биредә 2003 елда ачыла, ул нибары 34 квадрат метр гына алып тора һәм киңәйтүгә мохтаҗ була.

Төбәк җитәкчесе рәссам Менсадык Гарипов экспозициясен, декоратив-гамәли сәнгать һәм көнкүреш әйберләре күргәзмәсен, Бөек Ватан сугышы геройлары булган удмуртлар залын карады.

Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов Удмуртия тарихи-мәдәни үзәгенең яңартылган бинасы концепциясен тәкъдир итте. Радий Хәбиров аңа проектны финанслау мәсьәләсен хәл итүне йөкләде. Реконструкцияне 2025 елда тәмамларга планлаштыралар.

- Бу - Башкортстан халыкларының мәдәниятен саклау буенча зур системалы эшебезнең дәвамы. Узган елда Мишкә авылында без Мари тарихи-мәдәни үзәген ачтык. Киләчәктә башкалар да барлыкка киләчәк, - дип билгеләде Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Алга таба Радий Хәбиров Башкортстан удмуртларының милли-мәдәни үзәге активы белән очрашты. Милли традицияләрне популярлаштыру өчен Башкортстан Башлыгы Мәдәният министрлыгына удмурт фольклор коллективларының "Драгоценные россыпи" проектын республика мәдәни чаралары исемлегенә кертүне йөкләде һәм аны ел саен уздырырга тәкъдим итте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас