+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 гыйнвар 2023, 07:20

"Хәйбулла" - Мәскәүдә

23 гыйнварда Мәскәүдә "Хәйбулла" тарихи фильмы премьерасы булачак.

"Хәйбулла" - Мәскәүдә"Хәйбулла" - Мәскәүдә
"Хәйбулла" - Мәскәүдә


Фильм - дебютантларның Бөтенрусия питчингы кысаларында IV башкорт питчингы җиңүчесе, «Кыска метражлы уен киносы» номинациясендә «Казан кинопроектлары питчингы-2020» лауреаты. Проект Президент грантлары фонды, Башкортстан Республикасы Кинематографистлар берлеге, «Canon» компаниясе, «Cinemusic Ufa» студиясе, Planeta.ru. платформада фильмны хуплаган спонсорлар, тамашачылар ярдәмендә тормышка ашырылды.

Фильмнан соң режиссер Рөстәм Шәйхетдинов һәм фильмның төп герое Денис Өметбаев белән фикер алышу булачак.
Киноны күрсәтү Русия башкортларының федераль милли-мәдәни автономиясе, Мәскәү милләтләр йорты һәм «АРТЫЛЫШ» яшьләр берләшмәсе ярдәме белән түбәндәге адрес буенча узачак: Мәскәү шәһәре, Яңа Басманная ур., 4 ст 1.
Керү + 79151748619 номерына алдан теркәлү буенча.

Фото: op.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас