

Русия һәм Белоруссия төбәкләре форумы ел саен илебезнең Федерация Советы һәм Белоруссия Милли җыелышы Республика Советы катнашлыгында төбәкләр, бизнес һәм ике ил оешмалары арасында элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итү максатыннан уздырыла. 2022 елда әлеге форум Белоруссиянең Гродно шәһәрендә узды.
Киләсе Форумның төп вакыйгасы Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Белоруссия Республикасы Президенты Александр Лукашенко катнашлыгында пленар утырыш булачак.
- Быел, 2023 елда, Русия һәм Белоруссия төбәкләренең 10нчы юбилей форумы Уфада 26-28 июньдә узачак. Даталарны без Русия ягы белән килештек. Һәм инде 10 секция эшләячәге билгеле булды. Бу секцияләрне Белоруссия Республикасы Советының даими комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары җитәкләячәк. Шулай ук Русия ягыннан да паритетлы нигездә. Бу мәсьәләләр бүгенге көндә килешенгән, - дип белдерде Наталья Кочанова.
Гадәттәгечә, форум программасында эшлекле һәм мәдәни өлешләр булачак. 2023 елның мартыннан июнь аена кадәр Уфада күп кенә чаралар узачак.
Фотло: pravitelstvorb.ru