+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 гыйнвар 2023, 03:05

Ландыш Нигъмәтҗанова - Башкортстанның атказанган артисты

Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага "Башкортстанның атказанган артисты" исеме бирелде.

Ландыш Нигъмәтҗанова - Башкортстанның атказанган артистыЛандыш Нигъмәтҗанова - Башкортстанның атказанган артисты
Ландыш Нигъмәтҗанова - Башкортстанның атказанган артисты
Танылган җырчы, 4 бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова сөенече белән уртаклаша. Ул Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган.

"Бүген миңа Башкортстан Башлыгы Радий Фарит улы Хәбиров карары буенча Башкортстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исеме бирелде! Башкортстан тамашачыларыма, халкыма зур рәхмәтләремне белдерәм, бу - безнең уртак бүләгебез" - дип уртаклаша җырчы.

Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме 2019 елда бирелгән булган.
 
Ландыш ханымның дүрт баласын да милли җанлы итеп тәбияләве билгеле. Чын күңелдән котлыйбыз!

Фото: matbugat.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас