

Экспозиция авторлары - республиканың танылган фоторәссамнары Рәиф Бадыйков һәм Вячеслав Стрижевский.
Күргәзмәне ачу тантанасына һәм фоторәссамнарны котларга мөхтәрәм кунаклар, туганнары, хезмәттәшләре һәм дуслары килгән иде.
Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән сәламләү сүзе белән министр урынбасары Алмаз Сәетов чыгыш ясады. Ул рәссамнарны алга таба да иҗат итәргә, тамашачыларны үз иҗаты белән сөендерергә өндәде һәм күргәзмә "Ике бабай" дип аталса да, аларның егетләрчә яшь булуларын әйтте.
- Рәиф Карамович һәм Вячеслав Александрович белән мин күптән таныш. Аларның никадәр энергияле, талантлы булуын беләм һәм бу искиткеч күргәзмәнең зур уңышка ирешәчәгенә шигем юк. Күргәзмә авторларына иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер телим, - диде Алмаз Расих улы.
Тантанада Башкортстанның атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов үзенең музыкаль бүләген дә тапшырды. Ә инде Рәиф Карамович Заһирның кечкенә чагында сәхнәдә биегәнен төшереп алган фотосын бүләк итте.
Күргәзмәне тантаналы ачар өчен гадәттә кызыл тасма киселә. Бу юлы фоторәссамнар кызыл тасма урынына фотопленканы кисеп, күргәзмәнең ишекләрен ачтылар. Аннан соң инде тантаналы чарага килүчеләр бөек фоторәссамнарның эшләрен карап сокланды, үзләре белән аралашты.
Зөһрә ИСЛАМОВА фотосы.