“Җыен” фондының “Шәхесләребез” сериясендә басылып чыккан китапны тәкъдим итүдә язучылар, галимнәр, театр белгечләре, артистлар һәм К. Тинчурин театры актерлары катнашты. Китапны басмага филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләгән. К. Тинчурин театры чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Җыен” фонды, Татарстан Язучылар берлеге һәм Казан федераль университетының Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә оештырды.
Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштергән “Идегәй” спектакле премьерасы 26-27 гыйнварда узачак. Ул “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата. Театр моңарчы “Хуҗа Насретдин”, “Итил суы ака торур”, “Кураж ана” кебек тарихи әсәрләр куеп, зур чыныгу узды. Тинчурин театрында төрле елларда Н. Исәнбәтнең “Рәйхан”, “Хуҗа Насретдин” әсәрләре, аның тәрҗемәсендә “Гамлет” пьесасы куелды. Театр актерлары Илгизәр Хәсәнов, Алмаз Фәтхуллин, Лилия Мәхмүтова, Харис Хөснетдинов әлеге чарада “Хуҗа Насретдин” спектакленнән бер өзек тә уйнап күрсәтте, Артем Пискунов “Гамлет”тан монолог сөйләде.