Урыс география җәмгыяте IX “Иң матур ил” фотоконкурсына эшләр кабул итә башлау турында игълан итә. Традицион Халыкара акция Русиянең кыргый табигатен саклауга һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләүгә багышланган. Проект сайтына фотоларны 16 апрельгә кадәр җибәрергә мөмкин.
Конкурста катнашу бушлай. Эш авторы һәвәскәр яисә профессиональ фотограф була ала, яшь, гражданлык һәм яшәү урыны буенча чикләүләр юк. Бары тик бер шарт: барлык фотолар да Русия территориясендә төшерелергә тиеш.
Конкурска килгән барлык эшләр профессиональ фотографлар һәм фоторедакторлардан торган эксперт комиссиясе тарафыннан каралачак. Экспертлар һәр номинациядә финалистларны билгеләячәк, шуннан соң жюри әгъзалары җиңүчеләрне сайлап алачак.
Төп номинацияләрдә җиңүчеләр 250 мең сум алачак, финалистларның эшләре төсле фотоальбомда басылып чыгачак һәм дөньяның төрле илләрендә үткәрелә торган күргәзмәләрдә катнашачак.
Әлеге конкурс беренче тапкыр 2015 елда узды. Сигез ел эчендә конкурска 622 меңнән артык эш килгән.
Фото: Башинформ