+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 гыйнвар 2023, 11:35

Чулпаныбыз актерлык карьерасын төгәллиме?

Актриса Чулпан Хаматова актерлык карьерасын төгәлләргә теләве турында белдергән һәм моның гаҗәп сәбәпләрен әйткән.  

Чулпаныбыз актерлык карьерасын төгәллиме?
Чулпаныбыз актерлык карьерасын төгәллиме?

Сәбәпләр берничә.
Беренчедән, Чулпан... күп кеше алдында чыгыш ясаудан бик курка икән! Еллар үтү белән дә бу курку беркая да китмәгән. Һәрчак, тамашачылар янына чыккан саен, ул шундый ук дулкынлану тойгылары кичерә икән.

“Сәхнәгә чыккан саен кулларым калтырый башлый, шул мизгелдә мин бу һөнәрне сайлавыма үкенәм һәм гел үземә бер сорауны бирәм: нәрсә өчен мин үземне шулкадәр яратмыйм соң, югыйсә, актриса булуны сайламас идем?” — дип ачылып китеп сөйләгән ул «Технари Кремниевой долины» YouTube-каналындагы яңа әңгәмәсендә. «Кичә Сан-Францискода сәхнәгә чыккач, мин янә авыр сулый-сулый үземне сүктем...",- дип тә өстәгән Чулпан.

"Халык алдында чыгыш ясаудан куркуны үлемнән куркуга тиңләү дөресме?" — дип сораганга Чулпан Хаматова тискәре җавап биргән: “Юк, бу - котылырга мөмкин булган курку гына, котыла алмасаң, үз-үзеңә әйтәсең: ярар, әйе, мин куркам, ләкин курыксам да сөйләшүне дәвам итә алам".

Чулпанны якын киләчәктә актерлык карьерасын тәмамларга этәрүче икенче гаҗәп сәбәп — аның яше.
"Мин актерлыктан тизрәк баш тартырга телим. Гамәлдәге актер — зур гений яисә яшь кеше булырга тиеш. Актерлык, бигрәк тә кинода — яшьләрнең өстенлеге: күп көч, мускуллар тонуста булганда, шул исәптән артикуляция аппараты да. Мин хәзер, биш ел элекке белән чагыштырганда, үземнең бу таләпләр буенча калышуымны тоям. Бер яктан, яшь бару белән күбрәк тәҗрибә барлыкка килә һәм сез теге яки бу очракта ничек эшләргә беләсез. Икенче яктан — кулланырга өйрәнгән инструментларыңны югалтуыңны тоясың. Мәсәлән, хәзер тиз сөйләгәндә “ч” хәрефе килеп чыкмый башлауны аңламыйм. Болар, күрәсең, яшь өлкәнәю белән бәйле нәрсәләрдер. Шуңа күрә укыту, өйрәтү, белемең белән бүлешү шәп булыр иде. Мин моның өстендә эшләячәкмен”, — дип белдергән билгеле милләттәшебез.

Ә сез Чулпан Хаматова иҗатын яратасызмы?

Фото:"yobte.ru"

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: