-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 гыйнвар 2023, 13:28

"Прикинь, артист та кеше..."

Җырчы Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә Башкортстан районнарын "кыздырып" йөри. Сәхнәдә - ут инде! Ә күңеле...

"Прикинь, артист та кеше..."
"Прикинь, артист та кеше..."

Татарстанның атказанган җырчысына Башкортстанның Яңавыл, Дүртөйле шәһәрләре, Илеш районы тамашачылары кул чаба. Аның җырлавы да, сөйләве дә, килеш килбәте, командасы - барысы да соклангыч. Ник бер кимчелеге булсын шунда!

Ә күңелендә ни барлыгын үзе генә белә, күрәсең. Бу хакта ул #прикиньартисттакеше хештегы белән социаль челтәрдә болай язган:

"Кызыл помада… Ялтыравыклы күлмәк... Һәм син дөнья йөзендәге иң бәхетле кеше кебек сәхнәгә чыгып басасың. Кемгә кирәк синең күңелең халәте?
Бар да тәртиптә! Бу артист тормышы! Монда чирләргә, еларга, зарланырга ЯРАМЫЙ!"

Дуслар, сез Илсөянең яңа программасын карадыгызмы? Уфага озакка килә диләр. Билет алыйкмы?

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: