-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Унбиш яшеннән Хөкүмәт концертларын алып барган

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Илсөяр Газетдинова студент чагында нинди булган?

Унбиш яшеннән Хөкүмәт концертларын алып барган
Унбиш яшеннән Хөкүмәт концертларын алып барган

Бүген илдә Студентлар көне билгеләнә. Шушы уңайдан, яраткан актрисабыз мондый истәлекләре белән уртаклаша:

- Мин инде 51 ел театрда эшлим. Тормыш бик тиз уза, ә студент елларын кичә булган кебек хәтерлим. Без Уфа сәнгать училищесының театр бүлегенә 1968 елда кердек, мин 10 сыйныфтан соң килдем. Безнең курс шактый зур иде: кемдер армиядән соң, кемдер эшләп килгән, хәтта коммунистлар да бар иде. Шуңа күрә курста тәртип булды. Фәрдүна Касыймовна Мәскәүдән кайткан гына, бию буенча Тамара Шәһит кызы Ходайбирдина укыта. Бу 4 елны мин очып кына йөрдем кебек. Урыс телен яхшы белмәү генә комачаулый иде. Ләкин мин бик актив идем һәм барысына да тиз төшендем.

Мин чәчемне ике толымга үрә идем. Бервакыт йөгерә-атлый китеп барам шулай, ә борылмадан язучы Сәгыйть Агиш килеп чыкты да, толымымнан тартып: "Бу чыннан ди синекеме?", - ди. "Үземнеке", - дим. "Ә нәрсә белән юасың?" "Катык белән!"

Мин Крупская исемендәге китапханәгә йөреп шигырь ятлый идем. Анда мине күреп алдылар һәм Хөкүмәт концертларын алып барырга чакырдылар. Без хәтта Башкортстан мәдәнияте көннәренә Мәскәүгә дә бардык. Ул вакытта ми икенче курс студенты гына идем, шулай да, алып баручы итеп алдылар. Ул вакытта сәхнәдә, хәзерге кебек, папка белән торырга ярамый, текстларны яттан белергә кирәк иде. Концертларның режиссерлары Габдулла Гыйләҗев, Шамил Колбарисов булды. 15 яшемнән бирле мин рус театрыннан Валерий Малюшин, Леонард Акманов белән Хөкүмәт концертларын алып бардым.

Икенче курста укыганда, мине актриса Рәмзия Хисамова урынына Хәйбулла районына гастрольләргә җибәрделәр. Мине Суфиян Поварисов әсәре буенча куелган «Кәрлә йолдыз» спектакленә керттеләр. Сәхнәләр кечкенә иде, мин әле анда дөрес хәрәкәт итә алмыйм, һәм минем бөтен тәнем күгәреп бетте. Барлык актерлар да миннән күпкә зуррак иде. Гастрольләрдән соң, аларның мөнәсәбәтләрен күргәч, мин беркайчан да актриса булмаячакмын дигән ныклы ышаныч белән кайттым.

Актер һөнәрен сайлаган студентларга мин укытучыларның һәр сүзен ишетергә, һәр киңәшен тотарга киңәш итәр идем. Ешрак театрга йөрсеннәр. Без үз вакытында идәндә утырып та спектакльләр карадык.

 

 

Унбиш яшеннән Хөкүмәт концертларын алып барган
Унбиш яшеннән Хөкүмәт концертларын алып барган
Унбиш яшеннән Хөкүмәт концертларын алып барган
Автор:Резида Валитова
Читайте нас в