+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 гыйнвар 2023, 02:45

Данир Сабиров бик игелекле бала булып чыкты

Әнә бит Шаран районының Чалмалы авылыннан Зөлфия Шәйхуллинаны ничек шатландырган!

Данир Сабиров бик игелекле бала булып чыктыДанир Сабиров бик игелекле бала булып чыкты
Данир Сабиров бик игелекле бала булып чыкты
Яңа ел алдыннан ул хатыны Миләүшә белән виртуаль дуслары өчен бүләкләр таратачагы турында игълан итте. Аларга матур хыяллар турында хат язарга кирәк иде. Шундыйларның берсе Шаран районыннан Зөлфия Шәйхуллина булып чыкты.

«Язылучым Зөлфия Шәйхуллинаның хыялы – ул яңа чаңгы иде. Ниһаять, без Яңа ел башында ук алган чаңгы Башкортстанның Шаран районы Чалмалы авылына барып җитте, һәм апа җаным инде бүген ук рәхәтләнеп шуып кайткан. Без бик шат! Сәламәт булып, бик озак еллар шуарга Ходай насыйп итсен», – дип язган Данир Сабиров.

"Куанып йөрергә язсын. Данир, Миләүшә молодцы!", «Сихри матур урманда Данир белән Миләүшә бүләк иткән чаңгыда… Бәхетле ханым», «Бәхетле сәгатьтә язган хатны Зөлфия. Котлыйм яңа чаңгың белән. Шатланып шуарга язсын!»,  – дип, куанычларын белдергән Данирның язылучылары.
 
фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас