Рәис Исмәгыйлев – “Башкортостан” киностудиясендә һәм “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясендә төшерелгән 50дән артык нәфис һәм документаль фильм, шулай ук кино һәм телевизион очерклар, телеспектакльләр режиссеры. Башкортстан телевидениесендә, телерадиокомпаниясендә режиссер, баш режиссер, кинорежиссер, “Баштелефильм” иҗат-производство берләшмәсендә, “Башкортостан” киностудиясендә, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, Нефтекама дәүләт филармониясендә директор вазыйфаларын уңышлы башкара. Рәис Абдрахман улы иҗтимагый эшчәнлектә дә актив катнаша: 7 ел Башкортстанның Кинематографистлар берлеге рәисе, берничә ел Башкортстан буенча эчке эшләр министрлыгы, Нефтекама шәһәре эчке эшләр идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Бөтендөнья башкортлары корылтае әгъзасы да була.
Рәис Исмәгыйлев Белорет районының искиткеч матур табигатьле, шау урманлы, тау сыртына ышыкланып, бормаланып аккан елга буена сыенып утырган, сәләтле һәм моңлы, тырыш һәм уңган халык яшәгән Зөяк авылында туган. Сугыштан соң халык бераз иркен тын алып, якты киләчәккә ышанып, көнне төнгә ялгап коммунизм төзергә ашкынып эшләгән һәм яшәгән чорда – 1953 елның 29 гыйнварында дөньяга килә ул.
Әтисе Абдрахман Исмәгыйль улы гомере буена урманчылыкта урман пункты башлыгы булып хезмәт итә. Әнисе Гайшә Якуп кызы башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Гаиләдәге алты бала – бер кыз һәм биш малай – әти-әнисе үрнәгендә тырыш, эшсөяр, максатчан, үзаллы булып үсәләр. Әлеге гаилә әгъзаларының һәркайсы Туган илен, җирен данлап эшли, яши. Бүген гомер баскычының җитмешенчесендә басып торучы Рәис Абдрахман улы белән аның тормыш юлына байкау ясыйбыз.
Инеш башы – чишмәдә
Океан, диңгез, елга-инешләрнең башы җир куеныннан бәреп чыккан кечкенә чишмәгә илтсә, кешенең язмышы, күп очракта, аның балачагына, тәрбия алган гаиләсенә, нәсел җебенә барып тоташа. Моннан тыш, кендек каны тамган җир көче дә кешеләрнең характерына йогынты ясамый калмыйдыр: далада, елга, урман буенда, яки кыя-ташлы җирдә туып-үскәннәрнең холык-фигыле бер-берсенекенә охшаш булмый.
– Мин Башкортстанның гүзәл табигатьле Белорет районының иң төпкел авылларының берсе Зөяктә дөньяга килгәнмен. Әйе, һәркемнең туган төяге иң гүзәле, иң күркәмедер. Ни дисәң дә, туган җир белән безне бәхетле балачак бәйли. Гадәттә, кешенең иң гүзәл хатирәләре дә шул чор белән бәйле була. Минем күңелдә дә яши алар. Әтиемнең авылга иң беренче булып “Родина” радиоалгычын алып кайтканын хәтерлим. Кичке тугызынчы яртыда тапшырылган концертны тыңларга бөтен авыл халкы җыела иде. Бәхти Гайсинның аккордеонда уйнаган тапшыруларын көтеп ала идем. Шулкадәр хисләнеп, юрган астына качып, елый-елый тыңлаганым да хәтердә. Шуннан үзем дә дусларым, сыйныфташларым ярдәме белән акрынлап гармунда уйнарга өйрәнә башладым. Мәктәптә укыганда журналдан карап, курай ясап, аңарда да уйнарга өйрәнгәнем хәтердә.
Төпкел авылда яшәүнең дә үзенчәлекле яклары күп булды. Иң кыены юлсызлык иде. Безнең авылдан күрше авылга җәяү яисә ат менеп кенә барып була иде. Кышын, су туңгач, елга өстеннән йөрделәр. Шушы юлсызлык аркасында хәвефле хәлләр дә булып торды. Зөяк мәктәбе сигезьеллык иде. Күрше авылдан килүчеләр интернатта кунып укыды. Ә инде урта белем алырга теләүчеләр 30 чакрым ераклыктагы Инҗәр мәктәбенә китте. Кышкы каникулларга җәяүләп кайтканда балаларның үзәк өзгеч салкында туңып калган очраклары да булды.
Кибеткә азык-төлек, төрле товарлар китергән һәм авыл клубына кино килгән көн бала-чага өчен дә, өлкәннәргә дә бәйрәмгә әверелә иде. Менә шул төпкел авылда яшәүнең кыенлыкларын күреп үсү дә безнең авыл халкын чыныктыргандыр, дип уйлыйм. Безнең авыл яныннан тимер юл узгач кына цивилизациягә якынлаштык, дип әйтергә була. Ә инде мин дүртенче сыйныфта укыган чагымда әтине Ямашты урман хуҗалыгына тәгаенләделәр дә, без гаиләбез белән шунда күчендек. Монда инде яшәү шартлары күпкә җиңелрәк иде, – дип искә ала Рәис Исмәгыйлев.
Табигать һәм тәрбия көче
“Төпкел авыл булуга карамастан, әлеге төяктән бихисап танылган шәхесләр чыккан. Моның сере нидә?” – дип сорыйм Рәис абыйдан.
– Минемчә, кешенең холкына ул туып-үскән җирнең табигате, шулай ук гаиләдә алган тәрбия, мәктәп тә тәэсир итә. Менә мин башлангыч белем алган Зөяк мәктәбе никадәр генә төпкел авыл булса да, безнең укытучыларның барысы да югары белемле иде. Аларның һәркайсы көчле укытучы булды. Инәем дә (безнең якта әнигә шулай дәшәләр) Темәс педагогия училищесын тәмамлаган. Ул чын педагог иде. Безгә – алты балага – әтием белән бергәләп яхшы тәрбия бирә алганнар, дип уйлыйм.
Мин – гаиләдә икенче бала. Абыем Ким юридик факультетны тәмамлап, милиция полковнигы булып, хаклы ялга чыкты. Кызганыч, ул инде мәрхүм. Фәйзрахман энем, сәнгать институтын тәмамлап, билгеле сынчы булды. Ул – Башкортстанның атказанган рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Энем Шамил Ким абый юлыннан китте. Ул да юрфакны тәмамлады, юстиция полковнигы, прокурор. Сеңлем Фәридә Уфа сервис технология институтын яхшы тәмамлап, үз белгечлеге буенча Стәрлетамак шәһәрендә эшләде. Гаиләдәге төпчегебез дә сәнгать юлын сайлады. Ул, Уфа сәнгать институтының сынлы сәнгать факультетын тәмамлап, бүген инде Уфа сәнгать училищесында булачак рәссамнарга белем бирә.
Әниемнең укытучы буларак та абруе зур иде. Гомумән, укытучылар һәрвакыт тиешле эш хакы алып, аларның башкалар алдында абруе да зур булырга тиеш. Совет чорында ул нәкъ шулай иде дә. Кызганыч, соңгы елларда бу өлкәдә җитешсезлекләр шактый булды.
Очучы булам!
– Балачак хыялым очучы булу иде. Мәктәпне тәмамлагач, шул хыялымны тормышка ашырыр өчен башкалага юлландым. Уфа дәүләт авиация институтына укырга керергә документларымны тапшырдым. Уйлавымча, институтның аталышында “авиация” сүзе булгач, димәк, очучыларны да шунда әзерлиләр. Хәзер үземә үзем торып-торып аптырыйм: нишләп шулкадәр “аңсыз” булдым икән? Өлкәннәрнең дә берсе дә бу хакта әйтмәде, киңәш тә бирмәде. Күрәсең, минем язмышым башкача язылырга тиеш булган, – ди Рәис Исмәгыйлев.
Арслан Мөбәрәковның тәэсире һәм йогынтысы
Бу дөньяда бер генә очрашу да очраклы булмыйдыр. Рәис исемле малайның да тормыш юлында бөек һәм олуг шәхес Арслан Мөбәрәков белән очрашу, аралашу эзсез калмый.
– Арслан абый туган авылына Уфа – Карламан – Азау – Зөяк маршруты белән кайтып йөри иде. Азауда әйберләрен атка төяп, үзе безнең авылга кадәр җәяүләп килеп җиткәч, ул бер төн йоклый да, икенче көнне атын алмаштырып, безнең авылдан 32 чакрым ераклыкта урнашкан Ассыга юл тота.
Берсендә әтием мине Арслан абыйны Ассыга кадәр озатып куярга кушты. Без икәүләп юлга чыктык. Ял итәргә туктагач, ул тирә-якка карап торды да: “Менә, энем, кара әле – бездә нинди таулар, кыялар, урманнар! Бу бит – искиткеч матурлык!” – дип хисләнеп сөйләде. Ә мин бала күңелем белән моны аңлап җиткермим һәм “Салават Юлаев ролен уйнаган нинди җитди кеше, ә үзе кызлар кебек табигать матурлыгына сокланып, шуны сөйләп тора”, дип шаккаттым һәм, үпкәләп, бераз сөйләшми дә бардым.
Ә инде Уфага укырга барырга булгач, турыга аның фатирына юнәлдем. Элек бит мондый хәлгә аптыраган һәм каршы килгән кеше юк иде. Районнан укырга керергә килүчеләр я туганнарына, я берәр танышына килеп туктала иде, шунда яшәп тә тора. Миңа да әти-әнием Арслан абыйның фатирына барырга кушты. Документларымны, алда әйткәнемчә, авиация институтына тапшырдым да әзерлек курсларында укып йөри башладым.
Кичләрнең берсендә Арслан абый белән сөйләшеп утырганда сүзебез сәнгать турында булды. Мин дә үземнең гармунда уйнавымны, мәктәптә концертлар алып барганымны, спектакльләрдә уйнаганымны әйттем. Шул вакытта Арслан абый миңа: “Әйдә, сәнгать институтына укырга кер. Авиация институтын тәмамлагач, берәр заводта инженер булып кына эшли алачаксың. Анда бит очучылыкка укытмыйлар. Иртәгә Сәнгать институтына Заһир Исмәгыйлев янына барабыз, киңәшләшәбез!” – диде. Икенче көнне Заһир Гариф улы белән очраштык, сөйләштек. Шул вакыттагы кыюлыгыма әле дә шаккатам: минем актер булу теләгем юклыгын, ә менә режиссер һөнәре кызыксындыруын өзеп әйттем. Минем бәхеткә нәкъ шул елда режиссерлар курсына студентлар кабул итәләр икән. “Әйдә, имтиханнарыңны биреп кара, конкурстан үтәрлек баллар җыйсаң, карарбыз”, – диде Заһир Гариф улы. Имтиханнарны яхшы тапшырдым һәм, очучы булу хыялына нокта куеп, сәнгать институтында укып киттем.
Студент еллары
Сәнгать институтында яратып укыдым. Монда уку иҗади процесс белән бергә үрелеп бара иде. Студентларны һәрвакыт Башкорт академия, Опера һәм балет театрларына, телевидениегә дә күмәк күренешләрдә уйнарга чакыралар иде. Без моңа шатланып риза була идек, чөнки Башкорт академия театрында бер кич уйнаган өчен – 1 сум 50 тиен, ә Опера һәм балет театрында 3 сум 50 тиен түлиләр. Бу студентлар өчен бик зур акча иде.
Дүртенче курста укыганда ук мине Әмир Абдразаков үзенә режиссер ассистенты итеп чакырды. Аның белән “Килен килә”, “Туй” дигән фильмнар эшләдек. Менә шул вакыттан мин кино сәнгатенә ныклап бирелеп киттем. Ә инде институтны тәмамлагач, телевидениегә режиссер булып эшкә урнаштым һәм тулысынча иҗади процесска, эшкә чумдым.
Гаилә һәм мәхәббәт
Без булачак хатыным белән студент елларында ук таныштык. Мостай Кәримнең “Айгөл иле” спектаклен карарга баргач, бер танышым Әминә белән таныштырды һәм беренче караштан ук аңа гашыйк булдым. Ике ел дуслашып йөргәч, мин дүртенче курста укыганда өйләнештек. Озакламый кызыбыз Айгөл туды, аннан соң Азамат улыбыз дөньяга килде.
Минем өчен гаилә бик мөһим иде. Шуңа күрә дә кемдер аерылышса, аларны тәнкыйтьләп, гаиләне сакларга кирәклеген әйтә идем. Дөнья булгач, төрле хәлләр була икән шул, 30 елдан соң үземнең дә гаилә таркалды. Кайчандыр бер-берсен өзелеп яраткан, гаилә корган, мәхәббәт җимешләре туган кешеләр аерыла икән, моңа ике як та 50гә 50 процент гаепле буладыр.
Әйе, гаиләм таркалуны авыр кичерсәм дә, күкләрдә икенче никахым да язылган булган. Нефтекама дәүләт филармониясе директоры вазыйфасына тәгаенләнгәч, Айгөлгә тәкъдим ясадым. “Башкала тормышын ташлап, икенче шәһәргә күчәргә риза булырсыңмы?” – дип сорадым. Аның уңай җавабын алгач, гаилә корып, күчендек. Айгөл белән тугыз ел бик матур гомер кичердек. Ул ирне яратып кына калмыйча, хөрмәт итеп тә яши белүче хатын-кызлардан иде. Кызганыч, гомере кыска булды. Мәкерле чир аны арабыздан иртә алып китте. Ә инде бүгенге ялгызлыгым минем өчен җәзага тиң. Ир белән хатын парлы һәм бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшәгәндә генә дөнья түгәрәк.
Беренче гаиләм таркалса да, балаларым белән аралар өзелмәде. Бүген инде мин – 5 оныкка картәти. Күпләр “Баланың баласы – балдан татлы”, ди. Ә минемчә, һәр әти-әни үз баласын ныграк яратырга, кадерләргә тиеш.
Сәнгатькә багышланган 45 ел
Тормышымның нәкъ шушы юлдан үткәнлеге белән мин бәхетле. Гомерем буена әниемнән алган тәрбия буенча хезмәтемне яратып, көнне төнгә ялгап башкардым. Җитәкче вазыйфаларда озак еллар эшләдем. Ә инде җитәкче дилбегәсен ышанып тапшырганнар икән, син аны үз кулларыңда лаеклы тотарга тиешсең. Бу юнәлештә эшләргә миңа Свердловск югары партия мәктәбендә алган белемем ифрат зур ярдәм итте. Анда укыган курсташларым белән гомерлек дуслык җепләре белән бәйле булдык, әле дә аралашып яшибез. Әйткәндәй, мин Сәнгать институтында бишенче курста укыганда ук Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителдем.
Әлбәттә, җитәкче йөген тарткач, иҗатка вакыт азрак та бүленде.Теге яки бу сәбәп белән эшләнмәгән, өлгермәгән фильмнарым, идеяләрем калды. Әгәр дә хезмәт юлын яңадан башларга мөмкинлек булса, мин аны тулысынча кинорежиссурага багышлар идем.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, Нефтекама дәүләт филармониясендә директор вазыйфаларын башкарганда татар-башкорт һәм, гомумән, халыклар дуслыгын ныгытуга үз өлешемне кертергә тырыштым. Дусларым арасында да төрле милләт вәкилләре күп.
Әйе, халыклар арасында дустанә мөнәсәбәт булганда гына илләребез һәм күңелләребез тыныч булачак. Ә моның өчен дәүләт җитәкчеләреннән алып, зыялыларыбыз һәм һәркайсыбыздан бер-беребезгә ихтирам һәм игътибар гына кирәк, – ди Рәис Абдрахман улы.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Фото Рәис Исмәгыйлевның шәхси архивыннан.