-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 гыйнвар 2023, 14:45

"Ирләр алдында вакланмадым..."

Танылган җырчы Халидә Бигичева - бик күп сынаулар үтеп тә сынмаган, сыгылмаган сокландыргыч ханым.

"Ирләр алдында вакланмадым..."
"Ирләр алдында вакланмадым..."
"Шәһри Казан" хәбәрчесе Гөлнур Шәрәфиева да аның белән әңгәмәсендә җырчының сабырлыгына, батырлыгына соклануын яшерми. Халидә Бигичева аңа менә ниләр сөйли:
 
– Беренче иремне бик яраттым. Матур яшәдек без. Тормышта тиңнәр идек. Ләкин арабызга кеше керде. Үз бәхетеңне саклар өчен аны кеше күзеннән эчкәрәк яшерергә, ятлар алдында мактанмаска кирәк икән. Моны икебез дә белмәдек. Эчмәде, тартмады, урамда минем кулны кулыннан җибәрмәде. Тәмле пешерер иде. Җәһәт кенә кер юып элүләре! Кем янында да мин - аны, ул мине мактап сөйләдек, яратып яшәдек, бәхетле идек... Нәтиҗәсе – кызыкканнар үзенә. Кисәттеләр дә бит, күңелем ышанмады. “Юкны сөйләмәгез!” – дип, иремне якладым.

Әхмәт абыем 42 яшендә яман шештән китеп баргач, аны җирләп килгәндә мине ялгыз өй каршы алды. Көтеп яшәдемме аны, белмим, ләкин аның миңа язган хатларын алып укысам, шкафтагы киемнәрен күреп тә тәгәрәп елый идем. “Җибәр, сеңлем. Кирәк дисәң, ул хатынның кочагыннан тартып алам. Болай да бозымлы, адымнары җир өстенә тими, монысы артык булыр. Җаны сезнең белән, тегендә гәүдәсе генә”, – диде бер әби.

Кешеләрне өшкереп дәвалаучы ул әбигә дә мин туганыма ияреп кенә барган идем.

Улым әтисе белән аралашып үсте. Миннән аерым яши башлагач, мәҗлесләрдә беренче ирем белән күрешә идек. “Картлык көнебездә кабат бергә булабыз, Халидә!” – ди иде. “Юк!” димәдем, аркылы бер сүз дә әйтмәдем. Теге әби киңәше – шулай булырга тиеш кебек, ризалыгың белән сөйләш, диде, үтәдем. Мәрхүм инде. Туганнарым җирләргә җыелышып киттеләр, мин бүленеп калдым. Анысына ук йөрәгем кушмады.

Икенче ирем белән дә сынауны хыянәт юлыннан үттем. Бер мәртәбә дә өйләнмәгән, тумышы белән үз ягымнан, күрше район – Сергачныкы. Улымны якын итте. Руслан күңеленә ул үзе юл тапты, тиз дуслаштылар, аларны якынайтыр өчен бер сүз дә әйтмәдем. Русланны гитарада уйнарга өйрәтте.

Улым: “Мәктәптә бөтенесе дә әтиле. Безнең гаиләдә дә ир кеше булырга тиеш бит инде”, – дигәч, уйладым-уйладым да ризалыгымны бирдем. Ул көнгә кадәр: “Күпме болай йөреп була инде? Синсез яши алмыйм, өйләнәм”, – дип, күп мәртәбәләр яратуын да әйтеп килгән булса да, төпле карар өчен баламның сүзе җитте. Туганнар да: “Беренче иреңне көтәсеңмени? Ул синеке түгел инде, килсә дә, бер өзгәч, ялгарга тырышма!” – диделәр.

Тәвәккәлләдем. Миңа да җиңел булып китте. Ялгыз хатынга тормыш тартуы җиңелме соң? Бер бөртек гаебең юк икәнен күрсәләр дә, караш та икенче бит әле. Анысын да уйладым. Матур яшәдек. Күп юллар гиздек. Җитәкләшеп күтәрелдек.

Икенче иремнең теләге зур иде – туган ягында бергәләп өч катлы йорт җиткердек. Өлешем кермәде дип кем әйтер? Бәлки, әле күбрәге минекедер. Мәскәүдәге фатирымның бер өлеше, кассадагы бер миллион акчам, алардан тыш, концертта шушы тавышым белән эшләгән уртак керемнәр. Тузан йотып кылган хезмәтем...

Барысы да калды. Киемнәремнән тыш, бернәрсәгә дә кагылмадым. Никадәр зиннәтле савыт-сабалар, җиһазлар... Аларны уйларлык идеме? Кирәкме калган байлык турында уйлау ул мәлдә? Теләсәм, бүлеп ала идем, яклаучыларым бик көчле, шаһитларым да җитәрлек. Ләкин вакланмадым..."
 
Фото: "shahrikazan"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: