Хатын Сәламәтлек саклау министрлыгыннан җавап көткәндә 60 яшьлек әнисе, табиблар тырышлыгына карамастан, вафат булган.
"Аның рентген буенча үпкәләрендә - су, карынындагы сыеклык бар, аңа көннән-көн начаррак, - дип язган хатын. - Үпкәләрендә һава җитми. Ләкин, нигәдер, аның бөерләрен дәвалыйлар. Аңлавыгызны сорыйм".
Маргаританың дәгъвасына берничә минуттан соң ЦУР җавап биргән. Анда Сәламәтлек саклау министрлыгына запрос җибәрүләрен һәм җавапны 27 гыйнварга кадәр бирергә вәгъдә итүләрен белдергәннәр. 26сы иртән Тувалбаева «Хәзер бернәрсә дә кирәкми инде...» дигән, чөнки әнисе вафат булган.
Сәламәтлек саклау министрлыгы бу уңайдан менә ниләр белдергән:
- Пациент стационарга 19 гыйнварда ашыгыч рәвештә керде. 21нче шәһәр хастаханәсендә авыруны диагностикалау һәм дәвалау буенча барлык кирәкле чаралар үткәрелде. Лаборатория һәм инструменталь тикшеренүләр стандартлар нигезендә тулы күләмдә үткәрелде. Кызганычка каршы, җитди хроник авырулары булу һәм аларның катлаулануы сәбәпле, стационарда үткәрелгән барлык терапия чаралары нәтиҗә бирмәде, - диләр ведомствода.
Фото: ufa1.ru