+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 гыйнвар 2023, 21:53

«Җилем-фест. Русия халыклары уеннары» чарасы күңелле узды

28 гыйнварда «Красноусол» курорты янындагы «Торатау» геопаркы территориясендә «Җилем-фест. Русия халыклары уеннары» фестивале узды.

«Җилем-фест. Русия халыклары уеннары» чарасы күңелле узды
«Җилем-фест. Русия халыклары уеннары» чарасы күңелле узды
Фестивальне оештыручы - «Тархан» туроператоры. Шулай ук аларга Гафури районы хакимияте ярдәм күрсәтте.

Фестивальгә Уфа, Стәрлетамак, Салават, Күмертау, Ишембай, Бөре, Авыргазы районнарыннан 700дән артык кунак килгән.
Фестивальне хөрмәтле кунаклар - Дәүләт думасы депутатлары Эльвира Аеткулова һәм Наталья Костенко ачтылар.

Оештыручылар тамашачылар өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләгән иде. Мәйданчыкта һөнәрчеләр ярминкәсе эшләде. «Бишбармак» кулинария студиясе яңа форматтагы бишмармакны тәкъдим итте.

Шулай ук фестиваль мәйданчыкларында «Мәргән укчы» һәм "Русские забавы" ярышлары узды. Аларда 160ка якын спортчы көч сынашты. Җәядән ук атуда мөмкинлекләре чикле спортчылар да катнашты.

Катнашучылар һәм җиңүчеләр оештыручылардан һәм "Спутник FM" радиостанциясеннән истәлекле бүләкләр алды.
Фестиваль учак тирәсендә зур дуслык әйлән-бәйләне белән тәмамланды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: