+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 гыйнвар 2023, 00:27

Йөрәк моңы

Кушнаренко районы Мәдәният йортында автор-башкаручы, композитор Резида Сабитованың шул исемдәге җырлар җыентыгы тәкъдир ителде

Йөрәк моңы
Йөрәк моңы

Ак кышларда Акъяту кызы Резида Сабитованың ак моңнары Кушнаренко Мәдәният йортына тулы зал җыйды. Ике “бишле”сен тутырып йөргән көннәрдә Резида Рәзил кызы үзенең иҗатын сөючеләргә зур бүләк ясаган – “Йөрәк моңы” дип аталган ноталары белән җырлар җыентыгын чыгарган. Бу китапны әзерләүдә “Кызыл таң”чыларны катнашуы очраклы түгел. Чөнки Резида Сабитова үзе “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектында – гәзит укучылар белән төрле районнарда оештырылучы очрашуларда катнаша.

“Автор-башкаручы буларак өч альбом чыгарганнан соң, ноталары белән салынган җырлар җыентыгы нәшер итәргә уйладым. Район мәдәният йортында үткән “сольный” концертларымда якташларыма җырларымны ишеттереп торганлыктан, туган ягымда иҗатымны яхшы белүчеләрнең рәхмәтен ишетеп яшәдем. Рәхимле юллар белән җырларым башка төбәкләргә дә таралсын иде дигән теләктәмен”, – ди Резида Рәзил кызы.

Җыентыкка кергән җырлар, чыннан да, йөрәк моңы ул. Ә моңнарны Резида Рәзил кызы туган авылыннан, туган ягыннан, авылдашларыннан ала. Төрле очрашулардан, чаралардан илһамланып, күңеле тулышып кайта. Илһамны ул кешеләрдән ала. Күңел халәтенә, чорларның нинди булуына карап, җырлар да әле дәртле, әле моңлы. Балачагы күңелендә якты хатирә булып калгангамы, балалар өчен дә яза Резида. Авылдашлары, якташлары, дуслары – күпләр белән бер дулкында ул Резида.

“Шушы җирдә туып үстем, шушы җирдә яшәдем, эшләдем һәм иҗат иттем. Беркаян да «кошлар кебек очып килмәдем, кошлар кебек очып китмәдем». Бөтен ямьне, тәмне, илһамны туган ягымнан, тирә-ягымнан эзләдем. Һөнәр сайлаганда озак уйландым, шуңа күрә дә унынчы сыйныфтан соң Кушнаренко татар халык театрында спектакльне сәхнәгә чыгару мөдире булып эшләгәндә, сәнгать юлын үз итеп, йөрәк белән тойгач, Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына хор бүлегенә укырга кердем. Минем күңелгә классик гармония шул вакытта кереп, сеңеп калгандыр. Һәм еллар үткәч, яңадан күңелне урап чыккандыр – моңлы җырларга əйлəнеп. Ә киләчәктә көйләр язырымны уйламадым. Сәләт синнән сорап тормый икән ул, килә дә, күңелеңне биләп, моң дәрьясы түренә бастырып куя икән. Аны бер нишләтеп булмый. Иҗат итәргә генә кала”, – ди Резида.

Ә сез беләсезме, мәктәп тәмамлагач, Резида хисапчы булырга укырга китәргә ниятли. Ни өчен дисезме? Күңеле моңга тартылган кыз кечкенәдән үзенә таләпчән була. Мәшһүр Фәридә Кудашева белән Илһам Шакировны тыңлап үскән Резида аларга шулкадәр мөкиббән булгангамы, үзен шулар янында җырчы итеп тоярга җөрьәт итми. Соңрак, белгечләр тыңлап карагач, ул үзенең тавыш диапазонының киң булуын, хәтта опера җырларын башкарырга сәләтле барлыгын белә, әлбәттә.

Үзенә шундый таләпчән булган кыз берара гаилә корып, балалар үстерү мәшәкатьләренә чума. Әмма тумыштан килгән моңны кая куярга соң?! Бөтен булмышын биләп алып, гасабилык чигенә җиткереп, күңеленнән агылган көйне кешеләргә ишеттергәч кенә ул аның җанын ярып чыккан үз моңы булуын аңлый.

Кечкенә челтер чишмәләр бергә җыелып, куәтле дәрьялар хасил иткән кебек, Резиданың да гомер уртасына якынлашканда тышка бәреп чыккан моңын туктатыр көч булмый инде. Җырлар булып туктаусыз агыла да агыла ул.

Чишмәләрдән дәрьяга әверелеп, океаннарга омтылган әнә шул моң ташкынында Резида Сабитованың уңышлары да бар. Аларның иң соңгыларыннан берсе – узган язда Казанда үткән VI Халыкара вокал-хор һәм музыкаль иҗат конкурсында “Композитор иҗаты” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаек була. Ул анда Дилә Булгакова сүзләренә язылган “Сабыйлар бәллүдә, уятма!” дигән җырын тәкъдим итә.

Җыентыкка халыкчан, академик юнәлештәге җырлар, вальс һәм фольклор эшләнмәләре дә кертелгән. Төрле елларда язылган һәм әле беркем тарафыннан җырланмаганнары да бар. Балалар өчен җырлар аерым урын били. Резида Рәзил кызы тагын бер күптәнге теләген гамәлгә ашыра ­– ноталы җыентыкларны музыка мәктәпләренә бүләк итә, балалар аның җырларын өйрәнә.

Резида Рәзил кызының композитор буларак осталыгы әнә шулай елдан-ел арта бара. Ул ике оешманың – “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасының һәм Кушнаренко халык театрының гимннарын язган.

 

Талантлы композитор, җырчы Резида Сабитованың җырлары халык арасында бик популяр. Аларны автор үзе һәм татар-башкорт эстрадасы йолдызлары яңгырата. Презентациягә исә Резида Сабитованың якташлары, Уфа, Чакмагыш, Благовар, Бишбүләк, Бүздәк, Краснокама районнарыннан кунаклар композиторның җырларын башкарды.

Чараны әзерләү һәм оештыруда район хакимияте һәм Кушнаренко район татар конгрессы бүлекчәсе зур ярдәм күрсәтә. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, татар милли мәдәни автономиясе, Кушнаренко районы мөслимәләр берлеге, Башкортстаннның «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары да юбилярны тәбрикләделәр.

Резеда НУРТДИНОВА.

Резида Сабитованың шәхси архивыннан алынган фото.

 

Җырларыңда синең – йөрәк моңы,

Бар булмышың моңнан торадыр.

Моң иленең барлык нечкәлеген

Сизгер күңелкәең тоядыр.

 

Җырсыз яшәү сиңа мөмеин түгел,

Син үзең дә гүзәл җыр сыман.

Күп-күп дистә еллар үтсен, әйдә,

Күңелеңдә булсын җыр һаман!

 

Иҗат утларында янып яшә,

Балкы, сәхнәләрне нур итеп!

Илһам чишмәләрең саекмасын,

Яшә тормышыңны җыр итеп!

 

Ләйсән ЯКУПОВА.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: