+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 февраль 2023, 08:25

“Театр. Иҗат. Талант” фестивале финалистлары билгеләнде

Узган елның 1 октябреннән РСФСРның атказанган артисты, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Гобәйдулла улы Имашевның тууына 115 ел тулу уңаеннан авыл үзешчән театрларының Бишбүләк районының Бишбүләк авылында узучы “Театр. Иҗат. Талант” зона фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган иде. Шушы көннәрдә зона фестиваленең йомгаклау этабы финалистлары билгеләнде.

“Театр. Иҗат. Талант” фестивале финалистлары билгеләнде“Театр. Иҗат. Талант” фестивале финалистлары билгеләнде
“Театр. Иҗат. Талант” фестивале финалистлары билгеләнде

Барлыгы Башкортстанның 32 районыннан һәм Русиянең өч субъектыннан (Пермь крае, Татарстан Республикасы, Ырынбур өлкәсе) 62 гариза килгән. Сайлап алу этабы кысаларында урыс, башкорт, татар, чуваш, мари телләрендә һәм төрле жанрларда (драма, мелодрама, музыкаль комедия, трагикомедия, героик комедияләләр) спектакльләр тәкъдим ителгән.

Жюри эше йомгаклары буенча иң яхшы 10 иҗат коллективы билгеләнгән. Алар соңгы II этапта - 27, 28 февральдә Бишбүләк районы Мәдәният сараенда үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Һәм финалга чыккан 10 спектакль “Театр. Иҗат. Талант” фестиваленең “Иң яхшы авыл үзешчән театры”, “Авыл үзешчән театрының иң яхшы җитәкчесе (режиссеры)”, “Иң яхшы һәвәскәр актер” номинацияләре буенча көч сынашачак. Шулай ук абсолют җиңүчесе - фестивальнең Гран-при иясе ачыкланачак.

Тулырак мәгълүмат белән фествальнең төркемендә: vk.com/teatr_tvorchestvo_talant танышырга мөмкин.

Фото: vk.com/teatr_tvorchestvo_talant

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас